Барлык яңалыклар
Киңәш базары
14 февраль , 21:08

Йөгерү файдасы

Газраилдән йөгереп качу өчен.

Йөгерү файдасы
Йөгерү файдасы

1.  Йөгергән мәлдә безнең буыннарның һәм сеңерләрнең барысы да диярлек эшли һәм шушы көчергәнештән файда ала. Хәрәкәт нәтиҗәсендә кан әйләнеше яхшыра һәм тәннең бөтен әгъзалары, тукымалары кислородка туена. Шулай ук кан тамырларына уңай йогынты ясала һәм йөрәккә янаучы төрле авыруларга юл ябыла.

2. Бу күнекмәләр организмны зарарлы токсиннардан, пычрактан арындыра: бик күп кирәксез матдәләр, тамырлар буйлап тиз йөри башлаган канга эләгә дә тир белән бергә тышка чыгып китә. Ерак арага әкрен генә йөгерү тәндәге яңару процессын көйли, кандагы холестерин күләмен киметә.

3. Йөгерү белән мавыгу кан басымын җайга салырга ярдәм итә: әгәр ул югары икән – төшә, түбән булса, киресенчә, күтәрелә.

4. Күп хәрәкәтләнүнең, физик көчергәнешнең артык калорияләрдән котылырга ярдәм итүе, организмны чыныктыруы, аның эшкә сәләтлелеген арттыруы турында аңлатып торырга да кирәкмидер.

5. Фәнни тикшеренүләр раславынча, йөгерү кешенең тәненә куаныч, канәгатьлек, дәрт кебек уңай тойгылар тудыручы гормоннар – эндорфиннар – таралуын тәэмин итә.

6. Даими йөгерү еш кына тәүлек әйләнәсенә я төнге сменада эшләгәннәргә аеруча килешә. Югары тизлектә хәрәкәтләнеп, “җилләнеп” алу нәтиҗәсендә тән языла, җиңеләя, бу ял итүгә, хәтта йоклауга караганда да файдалырак.

7. Шулай ук йөгерүчеләрнең нервлары ныграк була, алар тиз кызып бармый, хис–тойгыларын тезгендә тота ала, күңел тетрәнүләрен җиңелрәк үткәрә.

Депрессия хәленнән чыгу өчен еш кына шушы күнегүне киңәш итәләр.

8. Сулыш юлларын чистартырга, үпкәсен киңәйтергә һәм көчәйтергә теләгәннәргә дә йөгерү ифрат файдалы.

9. Тән тиресе тыгыз, сыгылмалы булсын, дисәң, еш йөгерергә кирәк, чөнки физик көчергәнештән май катламы юкара, бизләр эшчәнлеге нормальләшә.

10. Даими йөгергәндә аш сеңдерү әгъзалары яхшырак эшли башлый, чөнки эчәкләр, селкенеп, азмы–күпме чыныга һәм эч кату, эч китү кебек чирләр басыла.

11. Исбатлануынча, йөгерүне гадәткә керткән кешеләрнең акыл дәрәҗәсе үсә, ми эшчәнлеге яхшыра.

12. Медицина галимнәре ачыклавынча, йөгерү күнекмәләре ирләрнең егәрен арттыра. Җенес әгъзаларының эшчәнлегенең яхшыруы спортның бу төре белән даими шөгыльләнә башлаучы ир-атның 70 процентында күзәтелгән.

13. Йөгерүне гадәткә кертсәгез, иммунитетыгызда көчәеп китәр. Байтак чирләр, бигрәк тә салкын тию белән бәйлеләре, сезне урап үтә башлар.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: