Барлык яңалыклар
Киңәш базары
7 февраль , 12:37

“Авыл ипотекасы”н алуда нинди үзгәрешләр бар?

Авылдан йорт яки җир участогы сатып алырга теләүчеләр өчен иң уңайлы дәүләт ипотека программасы белән таныштырабыз.

“Авыл ипотекасы”н алуда нинди үзгәрешләр бар?
“Авыл ипотекасы”н алуда нинди үзгәрешләр бар?

Шау-шулы шәһәр тормышыннан туеп, табигать кочагында яшәргә, мал тотарга, бакча үстерергә теләүчеләр өчен ил буенча “Авыл ипотекасы” программасы эшли. Ипотеканың ставкасы – нибары 3 процент кына. Аны авыл җирендә яшәргә теләгән теләсә кайсы кеше алырга мөмкин. Ипотекага яңа йорт та, төзелеп бетмәгәнен, яки искесен дә, төзелеш участогын да сатып алырга мөмкин.

Шул ук вакытта “Авыл ипотекасы” буенча берничә кагыйдәне истә тоту мөһим:

– сез сатып аласы йорт яки фатирның 30 000 кешедән азрак кеше яшәгән авыл, поселок яки кечкенә шәһәрдә урнашуы мотлак; программа буенча алынасы торлак Мәскәү, Санкт-Петербург каласы һәм төбәк үзәкләре биләмәләренә карарга тиеш түгел;

– программа буенча Русия төбәкләрендә, шул исәптән, Башкортстанда да, 6 миллион сумга кадәрле ипотека бирелә; элек ул 3 миллион сум иде.

– беренче взнос торлак хакының 20 процентын тәшкил итә, быелга кадәр ул 10 процент иде. Аны түләү өчен шулай ук “Ана капиталы”н файдаланырга мөмкин;

– программаның вакыты чикләнмәгән; элек ул 2025 елга кадәр генә эшләргә тиеш иде;

– йортны сатып алгач, яки төзеп бетергәч, анда 180 көн эчендә пропискага керергә һәм 5 ел буена моны раслап торырга тиеш.

“Авыл ипотекасы”ннан тик бер генә тапкыр файдаланып була. Төзелеп бетмәгән йорт сатып алсагыз, килешүдә аның беренче взностан соң ике ел эчендә файдалануга тапшырылырга тиешлеге ассызыклануы мотлак.

Әлеге программа Русия авылларының социаль-икътисади үсешен тәэмин итәр өчен Президент Владимир Путин тарафыннан гамәлгә кертелде.

“Авыл ипотекасы” программасы буенча эшләүче банкларның исемлеге Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

“Авыл ипотекасы”н алуда нинди үзгәрешләр бар?
“Авыл ипотекасы”н алуда нинди үзгәрешләр бар?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: