Барлык яңалыклар
Киңәш базары
29 гыйнвар , 18:04

Президент стипендиясен ничек алырга?

Быелдан студентлар өчен Русия Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләренең күләме артты. Тик алар кемнәргә бирелә соң?

Президент стипендиясен ничек алырга?
Президент стипендиясен ничек алырга?

Владимир Путин Калининградта узган студентлар белән очрашуында быелдан башлап Русия Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләренең быелдан башлап артачагын хәбәр итте. Хәзер Президент стипендиясе – 30 мең сум, ә Хөкүмәт стипендиясе 20 мең сум тәшкил итәчәк. Болар – Русиядә бирелә торган иң дәрәҗәле стипендияләр. Һәм аларга дәгъва итү өчен берничә шартны үтәргә кирәк.

  1. Стипендия югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә “өчле”ләрсез укучы студентларга бирелә.
  2. Студентның зачет кенәгәсендәге билгеләрнең кимендә яртысы “бишле” булырга тиеш.

Моннан тыш соңгы 2 ел дәвамында алынган бер һәм аннан да күбрәк җиңү-казанышларның булуы мәҗбүри. Алар исәбенә түбәндәгеләр керә:

  1. Халыкара яисә бөтенрусия дәрәҗәсендә узган олимпиадаларда, конкурсларда, ярышларда, башка төрле чараларда җиңү яки призлы урын яулау;
  2. Үзең белем алган уку йорты яки башка оешма үткәргән фәнни-тикшеренү эшләрдә катнашып, аның нәтиҗәләре өчен бүләк-приз алу;
  3. Интеллектуаль эшчәнлекнең нәтиҗәсен раслый торган таныклык яки патент алу;
  4. Фәнни-тикшеренү эшләрен башкаруга грант алу;
  5. Соңгы бер ел эчендә халыкара, бөтенрусия яисә ведомство фәнни журналларында мәкалә бастыру;
  6. Фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләрен чагылдыручы докладлар белән халыкара, бөтенрусия яки ведомство конференцияләрендә чыгыш ясау.

Күрәсез, Президент стипендиаты булу өчен шактый тырышырга кирәк. Ләкин бу булмый торган эш түгел. Мәсәлән, Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлегенең магистратурасында узган ел Президент стипендиясенә лаек булган  Ләйсән Йосыпова (Катиева) белем ала. Сез дә тырышыгыз, дуслар!

Автор фотосында: Ләйсән ЙОСЫПОВА үзенең фәнни җитәкчесе, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Ильмира Фәргать кызы ЗАРИПОВА белән.

Президент стипендиясен ничек алырга?
Президент стипендиясен ничек алырга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: