Барлык яңалыклар
Киңәш базары
18 гыйнвар , 22:03

Ябыгам дисәң...

Ашауны дөрес итеп оештырырга өйрөн.

Ябыгам дисәң...
Ябыгам дисәң...

1) Прессны ныгытудан гына симез корсак юкармый. Күнегүләр ясаудан прессыгыз, әлбәттә, ныгыячак, әмма ул май астында булачак. Ә билегез нечкәрсен өчен һәрвакыт корсагыгызны эчкә тартырга тырышырга һем йөргәндә буыннарны катырырга кирәк.

2) Ботларны ябыктыру өчен — аякларны селтәү, аякларны ябыктыру өчен күп йөрү файдалы.

3) Иртән ач карынга 2 стакан су эчегез, аңа лимон салырга мөмкин. 10 минуттан 2 аш кашыгы зәйтүн я җитен мае эчеп куегыз.

4) 10-15 минуттан — иртәнге аш. Ул туклыклы һәм витаминнарга бай булырга, көн дәвамына җитәрлек энергия белән тәэмин итәргә тиеш.

5) Ашауны эчемлекләр белән бутарга ярамый. Ашаганнан соң 40 минут тирәсе берни дә эчмәгез, бу аш кайнатуны акрынайта, ашказанын зурайта.

6) Еш, әмма азлап кына ашагыз. Иң яхшысы — 3 сәгать саен бер үк вакытта ашарга.

7) Мунча белән сауналар ябыктырмый, ә организмнан суны чыгара. Ул ике сәгатьтән яңадан кайтачак.

8) Алтыдан соң ашарга ярамый — формаль әйтелгән сүзләр. Йоклар алдыннан 3-4 сәгать ашамаска кирәк.

9) 16.00 сәгатьтән соң аксымлы ризык кына ашау кирәк. Көннең икенче яртысында углеводлар майга әйләнәчәк.

10) Контрастлы душ — барлык авырудай дәва. Кан йөрешен җайга сала, целлюлит белән көрәшә, бит төсен матурлый.

11) Ризыкны җентекләп чәйнәп ашагыз. Ашыкмагыз.

12) Туйганын организм тик 20 минуттан гына аңлый.

13) Ашауны дөрес итеп оештырырга өйрөн. Аркаңны төз тот, телевизор карама, китап укыма, өстәлне бөтен шартына китереп әзерлә.

14) Капкалап аласың килдеме? Үзеңне кулга ал. Моның урынына 20 тапкыр чүгәлә, 50 тапкыр сикер. Хуш исле ваннага кер, кибеткә барып кил.

15) Кофе, тәмәке, алкоголь, газлы су, фастфуд, чипсы, майонез, колбаса — болар синең төп дошманнарың. Бу сүзләрне ятлап ал, аларны целлюлит һәм симез төн белән бәйләп исеңдә калдыр.

16) Чикләвекләр белән майлар аз күләмдә генә файдалы. Болар — суперкалорияле продуктлар, аларны чама белеп куллан.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: