Декабрь һәм гыйнвар айларында умарталар янына сезнең еш барып йөрүегез, көн саен гөжләгән тавышларын колак куеп тыңлавыгыз мөһим түгел. Умартагызны җылы урыннарга кертеп урнаштырдыгыз бит. Летокны калай рәшәткәләр белән ныгытып, тычканнар кереп йөрмәслек итеп куйдыгыз. Декабрь аенда кортларның ничек кыш үткәрә башлавын бер мәртәбә игътибар белән тыңларга, хәлләрен белергә мөмкин. Төрле борчулы тавышлар ишетелсә, димәк, эчтә аларга эссерәк я дым җитми.
Умартачылар белән кортлар турында сөйләшкәндә, фикер алышканда төрлесен ишетәсең. Шулай бер елны, умарталар кышлату урыннарына кертелгәч, яңарак бал кортлары тота башлаган танышыбыз телефон аша киңәш сорый:
– Бер умартамның кортлары бик шаулый башлады. Ни булды икән? Инәсе үлде микәнни? Инде нишләтергә дә белмим, – ди бу борчылып.
Күрмичә ни әйтергә дә уңайсыз, әлбәттә. Алар өй базына кертеп урнаштырганнар. Узган ел кортлар бу урында әйбәт кышлаган бит. Алай сәбәпсез гөжләмәгәннәр дә. Сораша торгач, сәбәбе ачыкланды. Хәзер өйләребез газ ягып җылытыла. Элегрәк еллардагыча идән асты артык суык булмый. Җитмәсә, җилләтү тишеге дә вакытында ачып куярга онытылса? Мондый хәлне яшьрәк умартачылар баштарак онытып та куярга мөмкин бит әле. Шулай итеп, өй базың артык җылынып, бал кортларына саф һава җитмәсә, җан ияләре нишләсен, ашыгып тышка, саф һавага омтыла. Умарта асраган кеше иң тәүләп әнә шуны исендә тотарга тиеш тә.
Аның сөйләвеннән аңлавымча, хуҗалар умарталарын киң ишек аша түгел, ә тәрәзәне алып куеп, корт ояларын күтәреп шуннан өйгә керткәннәр, аннан соң базга төшергәннәр. Тәрәзә яңагына бер бәрелсә, ишек яңагына икенче сугылса, баз капкачын ачып түбән төшергәндә оя стенасы өченчегә бәрелеп тавыш чыкса, кортлар борчылып йомгактан аерылып аска төшә дә леток янына килә. Ә инде йомгактан аерылган кортлар бу чорда кире элеккеге урынга кайта алмый инде. Алар тышка чыкмасын дип, леток тишеге томалап куелган. Шуңа умартаны бәрми-сукмый, артык кинәт селкеткәләмичә генә кышлату урынына урнаштыралар. Ул чакта тыныч торырлар.
Ярый, хәзер хуҗалар кортларның гөжләвен ничек бетерә алганнар соң? Умартаны баздан кире чыгарып, летокны ачып куйганнар. Монда җыелган берникадәр кортлар кире кергәч, үз иптәшләрен тапканнардыр. Леток тишегенә калай рәшәткә урнаштырырга киңәш иттем. Аны корт чыгалмаслык, саф һава кермәслек томаларга ярамый. Кортлар үзләре дә тик торганнан чыгарга ашыкмый. Янында озак тавышлап йөрү дә борчылдыра аларны. Кортлар ояны бик сизгер саклыйлар.
Кимерүчеләр кереп-чыгып йөрсә дә алар шулай тынычсызлана. Умартаның летогын зуррак ачып, һава күбрәк керерлек ителә. Ачыкканнары сизелсә, запастагы баллы кәрәзне куеп, яки канди ясап биреп, ач үлемнән алып калырга мөмкин. Тик моның өчен, сәбәбен ныклап белеп, ярдәм кулын вакытында сузарга сездән бик зур осталык таләп ителми. Шикәр сиробын бирү тәкъдим ителми. Безнең, умарталарны элегрәк асраган елларда, ачыккан кортларга чүпрәкнең бер почмагын әз генәкүтәреп, канди һәм берничә мәртәбә мичәтен ачып, баллы кәрәз кисәген биргән чак хәтердә. Шулай ашатып зыян күрмәдек, кортлар исән калды
Болай мәшәкатьләнмик дисәгез, көзге ревизияне бик җентекләп үткәрергә, азыкны җитәрлек һәм сыйфатлысын калдырырга онытмагыз. Ул чакта кышкылыкта мәшәкатьләнәсе булмас.
Димәк, умарталар янына аена бер кереп, вентиляциягә күз салудан, летокны тикшереп чыгудан башка эш юк. Бу айларда запастагы рамнарны төзәтергә, юып тазартырга, тимер чыбыкәзерләргә мөмкин. Эретергә кәрәзләрегез бар икән, рәхим итеп башларга була. Моннан тыш запас мендәрләрне төзәтеп ямыйлар, яңаларын ясыйлар.
Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ “Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү” китабыннан.
Фото: freepik.