Барлык яңалыклар
Киңәш базары
6 ноябрь 2023, 08:25

Башыгыз авыртса, аптырамагыз

Магнит давылы дигәнгә ышанмаучылар кичә аны күзәтә алды. Ә кемнәрдер магнит буранын бөтен тәне белән, ягъни сәламәтлеге белән, тоя.

Башыгыз авыртса, аптырамагыз
Башыгыз авыртса, аптырамагыз

Галимнәр билгеләвенчә, бу тәүлектә магнит давылының көче G3 дәрәҗәсенә җитте. Мониторинг шкаласы буенча бу  «көчле» дигәнне аңлата. Барлыгы  биш вариант каралган, шуларның иң зәгыйфе -- G1, ә иң көчлесе -- G5.
Магнит давылы аркасында электроникада өзеклекләр булырга мөмкин.

Шул ук сәбәпле, Көньяк Русия һәм Көнчыгыш Европада яшәүчеләр үткән төндә ул киңлекләргә хас булмаган "поляр балкыш"ны күзәттеләр.

 Көчле геомагнит давыллары көн ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм кайбер кешеләрнең сәламәтлекләрендә чагылыш табарга мөмкин.

Магнит давылына реакция кемнәрдәдер ул үтеп киткәч, 1-2 көннән дә күзәтелә. Кан басымы югары булучылар, йөрәк чирлеләр моны аеруча яхшы сизә. Табиблар бу көннәрдә сәламәтлеккә игътибарлы булырга, тозлы, ысланган, авыр ризыклар ашамаска, ерак юлга чыкмаска киңәш итә. 

Фотода: Бүздәк районындагы төньяк балкышы.

Башыгыз авыртса, аптырамагыз
Башыгыз авыртса, аптырамагыз
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: