Барлык яңалыклар
Киңәш базары
2 ноябрь 2023, 09:17

Файдалы ризыклар

Ризык дару ролен үти ала.

Файдалы ризыклар
Файдалы ризыклар

Түбән гликемик индекслы ризыклар сәламәтлеккә бик файдалы. Алар арасында ит, балык, кош ите, диңгез продуктлары, йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш,  бөртеклеләр, кузаклылар, чикләвекләр бар. Шулай ук солы, карабодай, булгур, киноа, бодай, арпа, көрән дөге ярмалары да бу исемлеккә керә.

Моннан тыш күпчелек яшелчәләр -- витаминнар һәм минераллар чыганагы. Алар безнең файдалы микрофлора өчен бик яхшы "пробиотик" булып тора. Яшелчәләр эчәклекнең эшен яхшырта һәм  татлы ризыклар ашарга теләү белән көрәшергә ярдәм итә. Бу төр яшелчәләргә төсле кәбестә, ак кәбестә, помидор, кыяр, баклажан, брокколи, яшел борыч, шпинат, редис, спаржа керә, -- ди белгечләр.

Фото: Freepik.

Файдалы ризыклар
Файдалы ризыклар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: