Барлык яңалыклар
Киңәш базары
18 октябрь 2023, 09:28

Салкын тиюдән табигать дәвалый

Томау төшеп, тамак авыртканда, баш чатнаганда, түбәндәге берничә рецепт сезгә ярдәмгә килер.

Салкын тиюдән табигать дәвалый
Салкын тиюдән табигать дәвалый

Көз. Көннәр салкынайтты. Суык тиюдән саклану чаралары турында хәстәрләргә кирәк. Җылы киенегез. Томау төшеп, тамак авыртканда, баш чатнаганда, бөтнек, лимон һәм сарымсактан ясалган коктейль сезгә ярдәмгә килер.

Кирәк булачак:

– лимон

– 1 аш кашыгы бөтнек яфрагы

– 1 бал (чәй) кашыгы бал

– 1 бүлемтек (теш) сарымсак

– кайнаган су

Бер аш кашыгы бөтнек яфрагы алып, бер стакан кайнар су салып, аны 5 минут талгын утта тотабыз. Соңыннан, суны сөзеп, суытабыз. Соңыннан сөзелгән суынган суыбызга 1 чәй кашыгы бал салып болгатабыз. Бер теш сарымсак алып, аны вак итеп турыйбыз һәм, җамаякка салып, уабыз. Лимонны дүрткә бүләбез, бер өлешен алып, шул ук савытка сыгабыз. Аннан соң җамаякка баллы бөтнек төнәтмәсен дә өстәп, барысын бергә кушып, тагын бер тапкыр әйбәтләп болгатабыз. Җылы килеш йоклар алдыннан эчәргә кирәк.

Салкын тиюдән дәвалану өчен тагын бер рецепт тәкъдим итәбез. Ингредиентларның түбәндә китерелгән пропорцияләре зур гаилә өчен исәпләнгән. Шуңа күрә күпме кешегә әзерләвегезне истә тотып, ингредиентларны кирәк микъдарда гына алыгыз.

Кирәк булачак:

– кайнатып суытылган 3 литр су;

– уртача зурлыктагы 3 лимон;

– уртача зурлыктагы 3 баш сарымсак;

– 3 аш кашыгы бал.

Иң башта лимонның сутын чынаякка яки касәгә сыгып чыгарабыз да калган өлешен сарымсак белән бергә сарымсак изгеч аша үткәрәбез. Катнашманы алдан әзерләп куелган лимон суты һәм бал белән бергә кушып, җылы суда яхшылап бутыйбыз да өч көн буена төнәтәбез. Өч көн вакыт үткәч, төнәтмәне үзебезгә уңайлы савытка салабыз. Төнәтмәбез әзер! Әмма шуны истә тоту мөһим: төнәтмәне суыткычка кую мәҗбүри түгел, ул ярты ел буена бозылмаячак; эчкәндә олыларга – өчәр йотым, балаларга – бер-ике йотым да җитә. Иртән ач карынга эчәргә ярамый – ашказаныгыз моның өчен рәхмәт әйтмәс. Авыруыгыз дәвамлы һәм азган булмаса, бу катнашмасына бер тапкыр эчү дә җитә. Ютәл шунда ук югала.

Салкын тиюне булдырмау өчен сарымсак төнәтмәсен эчү бик яхшы чара. Сезгә түбәндәге гади генә рецептны тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:

– 2-3 теш сарымсак

– чирек стакан кайнар су

Сарымсакны вак кына итеп турыйбыз да өстенә кайнар су агызабыз. Соңыннан ике сәгать буена төнәтәбез. Әзер булгач, 2-3 тамчы төнәтмәне борынга тамдырабыз. Ике көнгә бер тапкыр яңа төнәтмә ясарга кирәк булыр.

Салкын инде тидереп өлгергән булсагыз, аны суган сиробы җиңергә тиеш. Ул бик җиңел ясала һәм бик файдалы.

Кирәк булачак:

500 грамм ваклап  чистартылган суган;

– 400 грамм шикәр комы;

– 50 грамм бал.

Суган, шикәр комы һәм балны бер савытка салып яхшылап болгатабыз. 1 литр су салып, талгын утта 3 сәгать кайнатабыз. Аннан соң суытып, яхшы ябыла торган савытка салабыз. Бу сиропны көненә 1-2 аш кашыгы күләмендә 3 тапкыр эчәргә тәкъдим ителә.

Розалия МИРЗАХАНОВА әзерләде.

Фото: https://ru.freepik.com

Салкын тиюдән табигать дәвалый
Салкын тиюдән табигать дәвалый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: