Виноградта 1 600дән артык төрле антиоксидант матдәләр барлыгы билгеле. Алар аеруча җимешнең төшендә һәм тышчасында тупланган.
Галимнәр әйтүенчә, виноград куллану – миокард инфарктына, II типтагы шикәр диабеты һәм яман шешкә каршы яхшы чара.
Виноградта калий күп. Ул исә артерия тышчаларының шома мускулатурасы йомшарта, артериаль кан басымын төшерә. Бу, үз чиратында, гипертоник авыру үсешен кисәтә.
Татлы булса да, виноградның гликемик индексы югары түгел (якынча 53). Димәк, канда глюкозаны бик тиз күтәрми. Шулай да артык күп куллану кирәкми.
Виноградтагы фосфор, кальций, магний, K витамины, калий сөякләренең тыгызлыгын саклауга булыша. Әлеге минераллар матдәләр алмашын җайга сала, остеопорозның иртә үсешен кисәтә.
Галимнәр раславынча, виноград җимешендә вируслар, бактерияләр һәм гөмбәчекләргә каршы тора алучы кушылмалар бар. Хәтта грипп, герпес һәм җил чәчәге вирусына карата эффект күзәтелә.
Виноградны йөкле хатын-кызлар рационына кертергә тәкъдим итәләр, чөнки аңарда яралгының үсеше өчен кирәкле микроэлементлар бар һәм йогышлы авыруларны профилактикалауда да ярдәме тия.
Фото: Freepik.