Барлык яңалыклар
Киңәш базары
4 сентябрь 2023, 15:27

Бакча җиләген карый беләсезме?

Мыекларын кисеп торыргамы? Ничек һәм кайчан утыртырга? Тирес кертергә ярыймы?

Бакча җиләген карый беләсезме?
Бакча җиләген карый беләсезме?

Бакч җиләге – гаҗәеп тәмле җиләк. Ул никадәр тәмле булган кебек, холкы да шулкадәр нәзберек. Үстергәндә ниндидер ялгышлыклар китсә, көтелгән уңыштан колак кагарга да мөмкин. Әмма кирәкле  шартлар үтәлсә, 5-10 квадрат метр  мәйданнан да чиләкләп уңыш алырга була.

Нинди  сортлар яхшырак?

Җитәрлек күләмдә  яктылык, туфрак сыйфаты һәм дым белән бергә уңышның төп шартларының берсе – яхшы сорт. Тәҗрибәле бакчачылар билгеләвенчә, иң яхшылары – районлаштырылган элекке сортлар. Ягъни җиләк үрчетү өчен күршеләрегездән, танышларыгыздан берничә үсенте, һичьюгы мыек сорап алыгыз. Шулай ук ышанычлы сатучыларга яисә  махсус кибетләргә мөрәҗәгать итәргә була.

Башкортстанда сыналган сортлардан “Виктория”, “Фестивальная”, “Домашняя” билгеле.

Ремонтант үсентеләр сезонда берничә уңыш бирергә сәләтле, болар: “Женева”, “Искушение” һәм башкалар.

Салкынга чыдам сортлар арасыннан – “Первоклассница”, “Солнечная поляна”, “Даренка”, “Азия”не,  иртә өлгерүчеләрдән  “Красная шапочка” һәм “Альба” сортларын сайларга мөмкин. Ел җылы килсә, алар мул уңыш бирә.

 Әгәр дә кемгәдер җиләкнең эресе ошый икән, алар “Гигантелла" һәм “Диамант”ка игътибар итә ала.

 

Кояш кызы

Бу бакча культурасы кояш ярата һәм түбәнлектә  иркенләп үсә алмый. Ул салкын томаннар кунмаган һәм тигез, җилсез, кояш яктысы тоткарлыксыз төшә торган җирдә яхшырак үсә. Ник дигәндә, тамыр системасы җирнең өске катламында урнашкан һәм  һава шартларының үзгәрешләрен тиз сизә.  Ягъни бакчадагы иң  кояшлы түтәлләр җиләкнеке булырга тиеш. Шулай ук аңа кояшта  җылынган суны сибү яхшырак.   

 

Түтәлне әзерләү

Бакча җиләге уңдырышлы, һава һәм суны яхшы үткәрүчән кара,  кара-соры туфракны  үз итә.

Җиләк утыртылачак түтәлгә көздән һәр квадрат метрга бер-ике чиләк органика катнашмасы (черемә, яртылаш янган тирес, компост) кертергә киңәш ителә. Яңгыр суалчаннары һәм туфракта яшәүче башка бөҗәкләр органиканы үсемлекләр файдалана алырлык итеп эшкәртәчәк. Моннан тыш августның өченче декадасында, сентябрь башында сидерат үләннәрен (рапс, горчица, майлы торма, карабодай, солы, фацелия, вика, люпин, борчак һәм башкалар) чәчәргә мөмкин. Якынча бер айдан аны чабып компост өеменә өстиләр. Сидератлар туфракның өске катламын туклыклы матдәләр белән тулыландыра, моннан тыш туфракны гөмбәчекләрдән, бактериаль инфекциядән һәм күп кенә корткычлардан, шул исәптән проволочник бөҗәгеннән саклый, чүп үләннәренең үсүен дә тоткарлый.

Язын түтәлне казып чыгу алдыннан бер квадрат метрга  50 грамм ашлама (нитроаммофос яисә суперфосфат белән калий тозы) сибәргә, агровермикулит минералын өстәргә була.

 

Көздән утыртабыз

Бакча җиләген августның икенче яртысыннан сентябрь урталарына кадәр утырту яхшы нәтиҗә бирә. Көзгә кергәндә өлгермәгәндә, иртә яздан утырталар.

Карт куаклардан тамыр җибәргән мыекларны алып, күчереп утырту  уңайлы. Әлбәттә инде, мыекның куакка иң якын беренче бөресеннән тамырланган иң көчле үсентене генә алалар, калганнарын һич кызганмый ташлый барырга кирәк.

Үсентене утыртканда мотлак шуңа игътибар итегез: аның сабаклары белән тамырлары тоташкан урын җир өслегеннән аста да өстә дә булмасын, ул нәкъ җир белән бер тигезлектә булырга тиеш. Тирән утыртылганда, аның бөреләре күмелеп кала, үсә алмый. Өскә утыртканда исә тамыры кояштан кибеп, җилдә җилләп, ныгынып китә алмаячак.

 

Ешмы, сирәкме?

Түтәлләрдә җиләк куакларының ничек утыртылуы да мөһим.

Беренче ысулга ярашлы, рәт арасы ким дигәндә 70 сантиметр була, бу очракта  үсемлекләрне ешрак итеп утыртырга мөмкин, ягъни  15 сантиметр  ара кала.

Икенче ысулга өстенлек бирүчеләр рәт арасын – 40 сантиметр, җиләк куаклары арасын 30-35 сантиметр итә.

Утыртыла торган урыннан якынча ике көрәк туфрак алына, хасил булган чокырга су сибелә. Түтәлгә алдан тирес-фәлән кертелмәгән булса, ярты көрәк чамасы яхшы янган тирес, ягъни черемә салып, туфрак белән бутарга була. Бер уч чамасы утын көле дә зарар итмәс. Үсентене утырткач, тирәсендәге туфрак кул белән тыгызлап, басыбрак куела – үсенте аз гына тартканга да куптарылып чыгарга тиеш түгел.

Утырткач, яхшы итеп су сибәләр. Көннәр коры торса, 2-3 көнгә бер су сибү яхшы.

 

Сабый баланы тәрбияләгән кебек

Җиләк түтәле, сабый бала кебек, даими тәрбия, игътибарга мохтаҗ. Үсемлекләр арасына эре пычкы чүбе һәм черемә катнашмасы тарату, үсентеләрне утыртып ике атна үткәч,  рәт араларына, сыер тизәге эремәсе (1 өлеш тизәккә  10 өлеш су)  сибү яхшы була.

Түтәлләр арасындагы сукмакны, хәтта рәт араларын кайбер бакчачылар мульча  (чүп үләннәр үсмәсен һәм дым кипмәсен өчен туфрак өстенә җәелә торган төрле нәрсәләр, мәсәлән, печән, салам, черемә) белән каплый. Соңгы чорда кара төстәге агротукыма кулланучылар бар. Ул чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми һәм өлгергән чагыгында җиләк тәлгәшләре туфрак, черемә белән пычранмый. Беренче елда мульча астында туфрак дымлы булсын җиләккә суны мулрак сибәләр.

 

Мыекларны кыскартып торырга

Чүп үләннәрен утап һәм үсентеләр җибәргән мыекларны даими кыркып торалар. Җиләкнең мыекларын һәрвакыт кисеп тору – булачак уңышның төп шартларының берсе. Юкса, куакның бар көче аларга китәчәк, чәчәк атарга, җиләк бирергә көче калмаячак. Үсентеләр кирәксә, җәй башында уңышны җыйгач, мыекларга үсәргә ирек бирәләр, август урталарына алардан менә дигән яшь үсентеләр тамырланып өлгерәчәк.

Язын кар эреп, җиләк куаклары бераз тернәкләнү белән, көздән калып саргайган, зарарланган яфракларны кисеп яндыралар, туфракны йомшарталар, фосфорлы ашламалар белән туендыралар. Кышын корыган куаклар урынына яңаларын утырталар.

Җиләк бер урында озак үсүне өнәми. Дүрт ел үтүгә аны яңа түтәлдә үрчетә башларга кирәк, ди белгечләр.

 

Корткычлар һөҗүм итсә

Үсентеләр, гадәттә, корткыч бөҗәкләргә бирешми. Шулай да кырмыска, озынборын, үсемлек талпаны зыян итә башласа,  “Фитоверм”, “Акарин” или “Немабакт” кебек биологик препаратлар, алар булышмаса,  химия  препаратларыннан  “Актара” яисә “Карбофос” кулланалар. Боларны саклык белән һәм инструкцияләрендә күрсәтелгәнчә файдаланырга кирәк.

 

Ашламый  булмый

Үсентеләр актив үскәндә җиләкне органик ашламалар белән туендыру яхшы нәтиҗә бирә.

Гадәттә, беренче тукландыру үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәч үткәрелә. 10 яисә 12 өлеш суга бер өлеш тирес салып, болгатып, 6-12 куакка бер чиләк  эремә сибелә. Аны чәчәкләргә тидермичә куак төбенә сак кына салалар. Алдан су сибелгән булса яхшырак, ашлама керткәч тә мул итеп су сибәләр. 

Беренче уңышны җыйгач, икенче мәртәбә тукландырырга мөмкин. Моның өчен бер квадрат метрга 1,5-2 стакан чамасы көл (яисә бер чиләк суга бер стакан көл эретеп) сибеп чыгалар.

Сентябрь азагында җиләк куакларын өченче мәртәбә тукландырырга мөмкин. Бер квадрат метрга 60-70 грамм фосфор-калий ашламасын кертәләр.

Фото: Freepik.

Бакча җиләген карый беләсезме?
Бакча җиләген карый беләсезме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: