Барлык яңалыклар
Киңәш базары
14 август 2023, 11:04

Ис дәвалый да, чиргә дә сәбәп була ала

Яран гөл, лимон, әфлисун исе – үзе бер дәва, ди галимнәр.

Ис дәвалый да, чиргә дә сәбәп була ала
Ис дәвалый да, чиргә дә сәбәп була ала

Бөекбританиядә ике йөз волонтер паркларда юеш үлән, яңгыр, учак төтене исен иснәп, сынау үткән, ә аннары анкета тутырган. Күбесе кәефенең күтәрелүен,  тынычлануын билгеләгән.

Немец һәм француз  галимнәре исә 139 сәламәт хатын-кызга һәм ир-атка әфлисун, яшь лимон, кавын (гидроксицитронеллаль) исләре, шулай ук чәчәк һәм мускус хуш исләрен  иснәргә тәкъдим иткән. Алар һәр төнне бу исләрне сулап, иртән көндәлек тутырганнар. Иң ошаган исне иснәгән төнне алар чын мәгънәсендә  ял итә алган.

Икенче тикшеренүдә швед һәм Дания психологлары Альнарп тернәкләндерү бакчасында стресс тайпылышлары булган пациентларны күзәткән. Биш ел дәвамында алар биредә 12 атналык дәвалау программасы узган кешеләрдән интервьюлар алган. Пациентларга барыннан да бигрәк пеларгония – яран гөле гаиләсе чәчәкләре исе килешкән. Шулай ук цитруслыларның исе стрессны баса, психик тернәкләнүгә ярдәм итә икән. Табигый исләр бала чакны хәтергә төшерә һәм шатлык хисе тудыра. Ә менә парфюм – эштәге стресслы хәлләрне, хастаханә исе –  стационар турындагы уйларны кузгатырга сәләтле. Төтен исе куркыныч, хәвеф белән ассоциацияләнә.

Ароматлаштырылган химия – дезодорант, кер юу, шәхси гигиена чаралары кебек “хуш исләр” – бөтенләй башка эш. Аларны еш сулаган кешеләр астма өянәгенә, баш авыртуына һәм башка күңелсез симптомнарга зарлана.

Мельбурн университетыннан Энн Штайнеманн тикшеренүенә ярашлы, һәр өченче кеше көнкүрештәге ясалма ароматизаторлар сәбәпле төрле проблемаларга дучар була. Болар арасында –  сулыш алу юлларының ялкынсынуы, баш авырту, тире чабырту, астма һәм башкалар.

 

Ис дәвалый да, чиргә дә сәбәп була ала
Ис дәвалый да, чиргә дә сәбәп була ала
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: