Помидордан бер дә соус эшләгәнем юк иде. Быел бу «хатам»ны төзәтергә булдым. Итләч помидорларны нишләтергә икән дип йөргәндә, ашарга пешерү буенча остазым Альбина Шәрипова: «Соус эшләдеңме әле? Эшләмәгән булсаң, рецептын язып ал» – диде. «Бу соус Бүздәкнекеннән бер ягы белән дә аерылмый, тәмлерәк тә тоела әле», дип тә өстәде.
Соус икән, соус, аш-су остасы тәмле булмаган әйберне тәмле дип әйтмәс дип эшкә тотындым. Рецепт буенча 4 кг помидорны, 1 кг суганны, 1 ачы борычны, ярты кг алманы юып, соңгысын төшләреннән тазартып, эрерәк кенә итеп турап, чуен кәстрүлгә пешерергә утырттым. Утырту белән үк 4-5 дәфнә яфрагы, 6 хуш исле (душистый) борыч, 10 данә гвоздика, ярты чәй калагыннан күбрәк төелгән корица, 2 аш кашыгы тоз (чүмәкәй итеп), 1 стакан шикәр комы да салып җибәрдем.
Шул массаны ике сәгатьләп өстен ачкан килеш кенә кайнаттым (монысы артык пары чыгып бетсен өчен шулай кирәк). Пешеп бетәргә ярты сәгать кала 5-6 тырнак сарымсак та турап салдым. Бераз суынгач, агач тукмак белән төя-төя, вак тишекле сөзгеч аша үткәрдем. Әзер массаны тагын бер кат кайнатып чыгардым. Кайнап чыккач, 100 грамм уксус (пыяла савыттагыны) салып бутадым да, стерильләштерелгән банкаларга тутырдым.
750 граммлы 6 банка соус чыкты. Сез дә эшләп карагыз, үкенмәссез.
Венера МӘҖИТОВАның "Өй ашлары" (Уфа, 2017) итабыннан.