Барлык яңалыклар
Киңәш базары
12 июль 2023, 11:48

Суалчанда… бардыр мең дәва

Гап-гади яңгыр суалчаны күз авыруларын һәм туберкулезны дәвалый. Июль – аларны дару ясау өчен җыю вакыты икән.

Суалчанда… бардыр мең дәва
Суалчанда… бардыр мең дәва

Бу язманы мин элек чыккан «Здоровье» журналларын актарып утырганда таптым. Укып чыккач, нык аптырадым. Баксаң, гап-гади яңгыр суалчаны мең төрле дәвалау сыйфатларына ия икән! Язманы татарчага тәрҗемә итеп, укучыларыбызга да тәкъдим итеп карарга булдым. Ышану-ышанмау – сезнең эш! Рецептларны файдаланып карарга уйласагыз, белеп торыгыз – мин табиб түгел, шуның өчен «Здоровье»да басылган язма өчен җавап бирә алмыйм. Ярар, күп сүз китапка яхшы – әйдәгез, укып карыйк!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Бу гаҗәп даруны мин күптән беләм. Аның хакында ашыгыч ярдәм фельдшеры сөйләгән иде.

Танышым белән бергә эшләгән шофер күз туберкулезы белән чирләп китә. Күрү сәләте кимегәннән-кими. Табиблар ярдәм итә алмый. Шунда аңа кемдер яңгыр суалчаныннан дару эшләп карарга киңәш бирә. Ике атнадан чирле ирнең күзләре яхшыра, күрү сәләте элекке хәленә кайта.

Фельдшерның әйтүенә караганда, бу дәва күзгә ак төшүгә һәм катарактага каршы да файдалы икән.

– Ә глаукомадан ярдәм итәме? – дип сорадым мин фельдшердан, абыемның чирен искә төшереп.

– Нигә, дәвалап карарга кирәк, һәрхәлдә, начар булмас, – диде ул ышаныч белән.

Чынлап та, бу дәвадан соң абыемның сукырая башлаган күзе яңадан күрә башлады. Мин бу могҗизалы дәва хакында оныта да башлаган идем инде, әмма суалчаннарны дәвалау максатында куллануның күптән билгеле булуы хакында В. Корпачевның «Целебная фауна» исемле китабында («Наука» нәшрияты, 1989) яңадан укыдым. Автор В. Дерикернең хезмәтләреннән шундый юллар китерә: «Суалчанны пыяла банкага җыеп, капкач белән ябалар һәм кояшка утыртып куялар. Кояшта кызгач, суалчан сытыла һәм майга әйләнә. Шул майны авырткан күзгә тамызалар. Финляндиядә бер алпавыт хатын крестьяннарны шулай дәвалый торган булган...

Мәскәү өлкәсендә бу дәва икенче төрле әзерләнә: җыелган яңгыр суалчанына тоз кушып бутыйлар. Шуннан соң барлыкка килгән тозлы сутны йорт хайваннарының күзенә төшкән акны дәвалау өчен кулланалар...

Кавказда таш тоз белән буталган суалчанны сеңергә кадәр киселгән ярага салалар.

«Яңгыр суалчанының гаҗәп үзенчәлеге турында, борынгы китапларда да языла, – дип дәвам итә автор. – Аларга күзне ничек дәвалау хакында киңәш бирелә. Кытай медицинасы белгечләре, мәсәлән, колак авыртканда, чәчне буяу, тешне, атеросклерозны дәвалау өчен дә яңгыр суалчанын файдаланырга киңәш иткәннәр.

Биология һәм медицина нык үскән бер чорда бу дәва фәнни нигезе булмаган урта гасырлар сихере дип кабул ителә. Ләкин, С. П. Пигулевскийның тикшеренүләре күрсәтүенчә, яңгыр суалчаны организмында, чынлап та, биологик актив матдәләр бар».

Ә хәзер мин сезне үзем белгән ике рецепт белән таныштырам.

  1. Бер стакан яңгыр суалчанын юарга, шикәр белән бутарга да, кәстрүлгә салып, нык эссе булмаган духовкага яки мичкә куярга. Барлыкка килгән сыекчаны суытып, берничә тапкыр фильтрдан үткәрергә. Күзгә берәр тамчылап көненә 2-3 тапкыр ике атна буе тамызырга. Дәвалануны бер атнадан тагын кабатларга була. Тик бу юлы суалчанны тоз белән бутарга кирәк.
  2. Танышларым түбәндәге рецепт белән туберкулезны дәвалаган иде. Бер стакан яңгыр суалчанын юарга һәм ярты литр спиртка яки аракыга салырга. Бер атна тоткач, аны фильтр аша үткәрергә. Бер кашыклап көненә өч тапкыр эчәргә.

Суалчанны кайсы мәлдә җыярга? В. Корпачев, башка авторларга сылтанып, аларны май һәм июль айларында җыярга кирәк, дип раслый. Июньдә, үрчегән мәлдә, алар агулы була икән.

Фото: “Тулпар”журналы архивыннан.

Суалчанда… бардыр мең дәва
Суалчанда… бардыр мең дәва
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: