Ассорти кайнатма өчен 6 стакан кара карлыган, 2шәр стакан кызыл карлыган һәм 2 эре әфлисун кирәк булачак. Боларның барысына якынча 12-13 стакан күләмендә шикәр комы алына. Җиләкләрне юабыз, киптерәбез, иттарткыч аша уздырабыз. Әфлисуннарны яхшылап юып, кайнап торган суда пешекләп алабыз, 4-8 өлешкә турап, төшләрен алып, шулай ук иттарткычтан чыгарабыз. Төшләрне алмаган очракта, алар катнашмага ачы тәм бирәчәк.
Килеп чыккан массага шикәр комы өстәп, яхшылап болгатабыз.
Кайнатма әзер, ләкин аны суыткычта сакларга кирәк булачак.
Әгәр дә тәмлекәчне кышкылыкка кадәр калдырырга теләсәгез, аны кайнатып алырга һәм стериль савытларга салып, стериль капкачлар белән капларга кирәк. Бу очракта аны базда да сакларга мөмкин.