Барлык яңалыклар
Киңәш базары
2 июнь 2023, 09:43

Остеопороз ‒ мәкерле авыру

"...Кеше имгәнмичә, берәр җирен сындырмыйча, үзендә остеопороз чире барлыгын белми дә. Аны шулай ук арка авыртуыннан  ачыкларга була..." Уфадагы 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең югары категорияле травматолог-ортопеды, Уфа шәһәренең  Остеопорозны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау үзәге җитәкчесе, Русия Остеопороз ассоциациясе президиумы әгъзасы,  Башкортстанның атказанган табибы һәм сәламәтлек саклау отличнигы, медицина фәннәре кандидаты Радик Зөфәр улы НУРЛЫГАЯНОВ остеопороз авыруы турында сөйли.

Остеопороз ‒ мәкерле авыру
Остеопороз ‒ мәкерле авыру

Аны кисәтү һәм иртә диагноз кую мөһим

Остеопороз – организмда сөяк-тукыма массасы кимү белән бәйле авыру. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары күрсәтүенчә, остеопороз үлем очраклары буенча, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, шикәр авыруларыннан кала, дүртенче урында тора. Аны вакытында дәваламаган очракта, ул инвалидлыкка, хәтта үлемгә дә дучар итәргә мөмкин.

Уфадагы 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең югары категорияле травматолог-ортопеды, Уфа шәһәренең  Остеопорозны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау үзәге җитәкчесе, Русия Остеопороз ассоциациясе президиумы әгъзасы,  Башкортстанның атказанган табибы һәм сәламәтлек саклау отличнигы, медицина фәннәре кандидаты Радик Зөфәр улы НУРЛЫГАЯНОВ остеопороз авыруы турында сөйли.

 

 Остеопорозга кем  ешрак дучар?

“Остеопороз” сүзе грек теленнән алынган, “остео” – “сөяк”, “пороз” – “тишек, ярык” дигәнне аңлата. Ягъни атама сөякләрнең сынаучанлыгына ишарәли. Остеопороз – рәхимсез һәм киң таралган авыру, сөяктә кальций азаюы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кечкенә җәрәхәттән дә сөякләр сыну инде остеопороз чиренең барлыгын күрсәтә. Иң хәвефле әгъзалар булып умыртка, бот сөяге муентыгы, орчык һәм иңбаш сөякләре исәпләнә.

Бу авыру балаларда да, өлкәннәрдә дә еш очрый, аңардан  аеруча хатын-кызлар җәфалана. Статистикага күз салсак, 45 яшьтән өлкән хатын-кызларның яртысыннан күбрәгенә остеопороз куркынычы яный. Беренчел остеопороз хатын-кызларда, гадәттә, 50 яшьтән соң, менопауза вакытында башлана, 70 яшьне узган өлкәннәрнең барысында да диярлек күзәтелә.

Икенчел остеопороз эндокрин системасы авырулары нәтиҗәсендә үсешә, диабет, эчәк чирләре, бавыр, бөер, кан авырулары һәм алкоголизм да моңа сәбәпче булуы ихтимал. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, ХХ гасыр азагында 50 яшьне узганнар арасында бу чир хатын-кызларның – 13-18 процентында, ә ир-атларның 7-8 процентында күзәтелгән, XXI гасырда авыруның һөҗүме көчәя генә төшкән.

Белгечләр фаразы хәвефләндерә: 50 елдан соң дөньяда бот сөяге муентыгы сыну белән бәйле очраклар 6 миллионнан 26 миллионга кадәр артуы ихтимал. Бот сөяге сынучыларның 50 проценты кеше ярдәменнән башка йөри алмый, өчтән бер өлеше үз-үзен хезмәтләндерүдән дә мәхрүм.

 

Хатын-кызга  хәвеф яный

Хатын-кыз организмында кальцийны тоткарлаучы һәм яңа сөяк тукымасын барлыкка китерүче гормоннар дәрәҗәсе яшькә карап үзгәрә. Алар, нигездә, күкәйлекләр тарафыннан эшләп чыгарыла һәм организмда кальцийны тоткарлаучылар да булып тора. Күкәйлекләр эшчәнлеге сүнә баруы бу гормоннарның азаюына китерә һәм организмнан кальций күпләп бүленеп чыга башлый.

Гадәттә, хәвеф төркеменә ябык гәүдәле, аксыл-сары чәчле, зәңгәр күзле, күкәйлекләренә хирургик операция ясаткан, нәсел-нәсәбендә остеопороз белән авыручылар булган, тәмәке тартучы, спиртлы эчемлекләр кулланучы, аз хәрәкәтләнүчән, хроник авырулары булган хатын-кызлар керә. Әгәр кемдәдер шундый билгеләр бар икән, сөякнең минераль тыгызлыгын ачыклау өчен мотлак рәвештә денситометр аппаратында тикшерү үтәргә киңәш итәм. Аны үтәргә мөмкинлек юк икән, рәхим итеп, өйдән чыкмый гына, Интернетка кереп, сөяк системасының ныклыгын тикшерергә була. Сайтның адресы: https://frax.shef.ac.uk/FRAX/tool.aspx?lang=rs.  Сөяк сыну ихтималын саный торган бу алгоритм, ягъни FRAX калькуляторы һәр ил өчен аерым эшләнгән, шуңа күрә “инструмент расчета” дигән урында – Европаны, аннан Русияне табарга кирәк. 

 

Билгеләре

Кеше имгәнмичә, берәр җирен сындырмыйча, үзендә остеопороз чире барлыгын белми дә. Аны шулай ук арка авыртуыннан  ачыкларга була. Арка ни сәбәпле үзен сиздерә башлый? Умыртка сөяге сынудан. Кеше күп вакытта моны белми дә. Чөнки умыртка сөяге үзеннән-үзе уала башлый. Табиблар  күп очракта моны остеохондроз дип уйлый. Умыртка сөяге сынуын рентген  төгәл генә күрсәтә алмый, компьютер һәм магнит-резонанслы томография генә  ачыклык кертә ала.  Шулай да бу ике чирнең билгеләре аерыла. Остеопороз булганда, авырту күбрәк умыртка баганасының күкрәк өлешендә барлыкка килә, басып йөргәндә, озак утырганда көчәя, яткач бераз тынычлана. Остеохондроз исә йөргәндә дә, ятканда да бердәй авырта.

 

Диагностика алымнары

Хәзерге диагностика алымнары остеопорозны алдан ачыклау мөмкинлеген бирә. Һәм аны дәвалый башлау беркайчан да соң түгел, остеопоротик процессның кискенләшүен туктату һәм сөяк сынуын алдан искәртергә мөмкин.

Иң отышлы ысулы – денситометрия. Аның ярдәмендә сөякләрнең тыгызлыгы кимүен  сынарлык дәрәҗәгә җитмәгән чакта белеп була. Русия галимнәре, ел да флюография үткәргән кебек, сөяк тыгызлыгын тикшерүне дә даими үткәрергә кирәк дип саный. Вакытында куелган диагноз һәм дәвалау остеопорозны искәртү һәм сөяк тыгызлыгы кимүне туктату мөмкинлеген бирә.

Үзегезнең остеопороз белән авыру мөмкинлеген ачыклау өчен түбәндәге сорауларга җавап биреп карагыз:

  • Сезнең әти, әниегезнең кечкенә травмадан соң бот сөяге муентыгы сынганы булдымы?
  • Кечкенә травмадан соң үзегезнең сөягегезнең сынганы булдымы?
  • Хатын-кызлар өчен сорау: менопауза башланганда сез 25 яшьтән яшьрәк идегезме?
  • Хатын-кызлар өчен: күрем килмәү вакыты бер елдан артыкка сузылган вакыт булдымы (авырлы чагыгызны исәпкә алмыйча)?
  • Ир-ат өчен: сезнең импотенциядән җәфаланганыгыз булдымы, бәлки, тестостерон дәрәҗәсе азаю белән бәйле башка проблемалардан да интегәсездер?
  • Алты айдан артык стероид гормоннар кулланганыгыз булдымы (преднизолон һ.б.)?
  • Буегыз 3 сантиметрдан күбрәккә кимегәне бармы?
  • Алкоголь кулланганда чаманы югалтасызмы?
  • Көненә бер кап тәмәке тартып бетерәсезме?

Әгәр шушы сорауларның берәрсенә генә булса да “әйе” дип җавап бирсәгез, сезгә остеопороз авыруы яный, дигән сүз.

 

Кайда тикшеренергә?

Русиядә остеопорозны тикшерү үзәкләре 100дән артык, зур шәһәрләрнең һәркайсында диярлек мондый үзәкләр эшли. 2015 елда сентябрь аенда Уфада берьюлы ике үзәк: остеопорозны кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау буенча республика һәм шәһәр үзәкләре ачылды. Денситометрлар бүгенге көндә башкалабыз дәваханәләрендә житәрлек дәрәжәдә. Алар ярдәмендә сөякләрнең тыгызлыгын тикшереп карарга була. Әмма Халыкара клиник денситометрия оешмасы таләпләренә ярашлы, денситометрия бары тик умыртканың бил өлешенә һәм бот сөяге муентыгына гына үткәрелә. Кайбер медицина оешмалары  портатив денситометрлар белән балтыр,  үкчә сөякләре аша сөяк тыгызлыгын үлчәргә тәкъдим итә.  Ләкин аларның нәтиҗәләре бүгенге көндә актуальлеген югалтты. 

 

Дару бармы?

Бүгенге көндә остеопорозны дәвалаучы препаратлар күп. Атнага, алты айга, ярты елга, елына бер тапкыр куллана торганнары бар. Ул препаратлар белән организмга кальций һәм Д витамины да керергә тиеш. Соңгылары кальцийны үзләштерүгә ярдәм итә. Әйткәндәй, безнең фәнни тикшеренүләр буенча, уфалыларның 70 процентына Д витамины житми, авылда исә бу күрсәткеч 90 проценттан да арта. Аны “яшьлек витамины” да диләр. Д витамины шулай ук баш мие авыруларын, яман шеш, йогышлы чирләрне, шул исәптән ковид инфекциясен булдырмау өчен һәм дәвалауда кулланыла,  репродуктив функциягә уңай тәэсир итә. Әлбәттә, остеопорозны дәвалау, һичшиксез, табиб  контроле астында алып барылырга тиеш.

 

Ничек сакланырга?

Беренче киңәш – физик хәрәкәтләнүгә игътибарны арттыру. Өлкән яшьтәгеләр тәүлегенә 30-60 минут җәяү йөрергә тиеш. Икенчесе – кояшта ешрак булу. Бу, беренчедән, Д витаминының синтезлашуы өчен кирәк. Икенчедән, Д3 витамины ярдәмендә кальцийны организм яхшырак үзләштерә. Өченчесе – остеопорозны барлыкка китерүче (эндокрин, ревматологик, ашказаны-эчәк тракты, бөер, иммун системасы һәм башка) авыруларны вакытында кисәтү һәм дәвалау. Дүртенчесе – сәламәт тормыш алып бару. Тәмәке тартуны, спиртлы эчемлекләр куллануны чикләү. Бишенчесе – кальцийга һәм Д витаминына бай ризыклар куллану. Алар сөт һәм сөт ризыкларында, көнҗеттә һәм балыкта күп.

Розалия МИРЗАХАНОВА әзерләде.

 

Остеопороз ‒ мәкерле авыру
Остеопороз ‒ мәкерле авыру
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: