Барлык яңалыклар
Киңәш базары
17 Май 2023, 10:01

Газон чапкычмы, триммермы?

Газонны ничек тигез, матур итеп кисәргә? Ә сез ничек уйлыйсыз?

Газон чапкычмы, триммермы?
Газон чапкычмы, триммермы?

Җәйгә чыкканда газоннарны тәрбияләү мәшәкате алга килеп баса. Яңгырлар явып китсә, үлән бик тиз үсеп китеп, матурлыгын югалта. Менә шул чакта хуҗа һәм хуҗабикәләр баш вата башлый да инде: аны ничек тигез, матур итеп кисәргә? Чалгы яки урак белән кирәкле эффектка ирешү мөмкин түгел. Бу чакта, әлбәттә, инде техника ярдәмгә килә. Әмма нәрсә сайларга соң: газон чапкычмы, әллә инде триммермы?

Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, бу җиһазларның һәрберсенең үз өстенлекләре һәм җитешсезлекләре бар.

Газон чапкыч зур һәм тигез мәйданнар өчен уңайлы,  киртәләрне урап узасы түгел,  үләнне периметр буйлап чабарга гына кирәк. Электр чапкыч булса, ягулык эзлисе юк. Электр чапкычның кабелен кишәрлек буйлап өстерәп йөрисе була.

Триммер исә  тигезсез, чокыр-чакырлырак, тар урыннарда алыштыргысыз. Аның да электрдан яисә автоном эшли торганнары була.

Гомумән, газон зур мәйданда булса -- газон чапкыч, кечерәк мәйданда икән, триммер уңайлы. Икесе дә булса, бигрәк яхшы.

Фото: Freepik.

Газон чапкычмы, триммермы?
Газон чапкычмы, триммермы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: