Барлык яңалыклар
Киңәш базары
28 апрель 2023, 12:31

Агачларны ник акларга?

Язлы-көзле бакчачылар агач кәүсәләрен акларга тотына. Бу ни өчен кирәк?

Агачларны ник акларга?
Агачларны ник акларга?
Агачларны аклауның төп максаты -- аларның кәүсәсен кояшта пешүдән саклау. Кышын һәм бигрәк тә иртә язда кояш нурларының тәэсире аеруча көчле була. Кояш нурлары кәүсәнең көньягындагы кабыгын һәм аның астындагы тере күзәнәкләр катламын җылытып, аларда тереклек процессларын активлаштыра. Ләкин кояш баткач, әйләнә-тирәдәге һава температурасы кискен салкыная. Температураның  кискен тирбәнешләре кышын ике дистә градуска кадәр җитәргә мөмкин. Күзәнәкләр зарарлана, агачтагы физиологик процесслар бозыла.
Кайрыда барлыкка килгән яралар аша киләчәктә  гөмбә бактерияләре һәм споралар үтеп керә ала. Нәтиҗәдә кояшта пешү аерым скелетлы ботакларның үлеп бетүенә генә түгел, бәлки бөтен бер агачның коруына да китерергә мөмкин.
Беренче чиратта кояш пешүеннән 20 яшькә кадәрге яшь агачлар зыян күрә, бигрәк тә җимеш агачлары (алмагачлар, грушалар, слива, чия). Урманның беренче ярусын тәшкил итүче агачлар  (имән, каен, юкә, нарат, тополь һ. б.) исә кояш нурларына бирешми.
Ак төс агач кайрысын җылынудан бик яхшы саклый. Моннан тыш, сүндерелгән известь кайры эчендә кышлаучы күп кенә корткычларны юк итә. Ягъни җимеш агачларын көзен аклау -- иң яхшысы, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. 
Аклау өчен гадәттә 2 кг сүндерелгән известь, 1 кг балчык, 10 л су алалар. Известь яңа сүндерелгән булса, яхшырак. Агачлар нык яшь булса, известь урынына бур (мел) кулланалар.
 
Фото: wirestock, Freepik.
Агачларны ник акларга?
Агачларны ник акларга?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: