Үсентеләр, шул исәптән помидор үсентеләре, көчлерәк булып үссен өчен кул астында булган ашламалар ярдәмгә килә ала. Аларның шактый көчлеләре – тавык тизәге һәм агач көле.
Тавык тизәгеннән ашламаны болай әзерлиләр: 2 өлеш тизәккә 1 өлеш су кушалар да савытның капкачын ябып, 2-3 көн төнәтәләр. Үсентеләрнең төбенә сибәр алдыннан 10 өлеш су кушалар. Мондый ашламаны үсентеләрне беренче тукландыру сыйфатында кулланалар, нәтиҗәдә, аларның яфраклары тизрәк үсәчәк.
Помидор үсентеләре агач көлен үз итә. Чөнки ул калий һәм фосфорның чыганагы. Бу матдәләр томатларның чәчәк атуын һәм уңдырышлылыгын тәэмин итә.
Ашлама ясау өчен 1 аш кашыгы көлне 2 литр кайнар суда эретергә һәм бер тәүлек төнәтергә кирәк булачак. Кулланыр алдыннан эретмәне сөзәргә онытмагыз. Бу ашламаны айга ике тапкырдан еш кулланырга ярамый.
Гомумән, үсентеләрне ике атнага бер, аз-азлап, чамалап кына туендыру хәерлерәк. Ашлама артыкка китсә, тискәре эффект булып, үсентеләрегез харап булырга мөмкин.