Каен суының составы
Эчемлектә майлар һәм аксымнар юк, углеводлар гына анда. Витаминнар комплексы да җитәрлек. Составында аскорбин кислотасы күп. Шулай ук В-группа витаминнары өстенлек итә. Каен суындагы натрий, тимер, калий, фосфор, магний, фтор һәм кальций күп авыруларны кисәтергә булыша.
Шулай ук кремний, бакыр, титан, барий, марганец та күпмедер күләмдә бар анда. Лимон кислотасы, глюкоза, фруктозадан каен суы әчкелтем-баллы тәмдә.
10 грамм суда нибары 24 ккал бар. Диетик ризыкларда еш кулланалар.
Каен суының организмга тәэсире
*организмның саклану үзлеген ныгыта;
*азык үзләштерүне яхшырта;
*кан басымын нормага сала;
*канның циркуляциясен тизләтә, канны чистарта;
*кышкы «йокы»дан соң витаминнар җитмәү белән көрәшә;
*стрессны, хроник аруны киметә;
*озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;
*йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;
*хатын-кызларда менопаузаны җиңеләйтә;
*күрем вакытында мускул тукымасындагы спазмаларны бетерә;
*ирләрнең потенциясен көйли;
*йөрәк эшчәнлеген ныгыта;
*онкологик авыруларга каршы торуны арттыра;
*бөерләрне, үт һәм сидек куыгын, бавырны чистарта;
*холестеринны чыгара;
*ябыгырга булыша;
*яралар төзәлүгә ярдәм итә;
*тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.
Балалар өчен каен суы
Балаларга каен суын эчертү файдалы. Составы гомумныгыту эффектына ия. Ул организмны сезонлы авитаминоздан, вирус инфецияләреннән саклый.
Кечкенә балалар төрле авыруларга тиз бирешүчән. Шуңа рационга каен суын кертергә кирәк. Әз-әзләп биреп, баланы яңа продуктка ияләштерегез. Яз җитү белән яшь ярымлык балаларга бирергә ярый.
Йөкле хатыннарга каен суы
Каен суының зыяны
Каен суы нинди очракта дәва була ала?
Фото: https://mtdata.ru