Киңәш базары
28 Марта 2023, 07:42

Каен бөресенең файдасы

Әле каен бөресен җыярга өлгереп була.

Каен бөресенең файдасыКаен бөресенең файдасы
Каен бөресенең файдасы

Каен бөресе файдалы

Халык медицинасында каен бөресен элек-электән кулланалар. Аның бәвел кудыру, шешенүләргә һәм төрле ялкынсынуларга каршы тору сәләте билгеле. Каен бөресе шулай ук салкын тигәндә, ютәлдән, паразит суалчаннардан килешә.

Гомумән, организмнан агулы матдәләрне чыгарырга, вирусларга каршы көрәшергә булыша.  

Каен бөресендә байтак микроэлементлар, дубиль матдәләр, эфир мае һәм сумалалар бар.

Каен бөресеннән төнәтмә

Пыяла банкага 10 г чамасы (1 аш кашыгы) каен бөресе, 200 мл (1стакан) кайнап торган су коялар, банканы металл капкач белән каплап, "су мунчасы"нда 15 мин төнәтәләр. Аннан, бер сәгать тирәсе  үткәч, сөзеп, кайнар су салып,  төнәтмәнең күләмен 200 мл га (бер стакан) кадәр  җиткерәләр.

 Дәвалау 5-7 көн дәвам итә. Төнәтмәне  көненә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала 1-2 әр аш кашыгы эчәләр. 

Бер аш кашыгы каен бөресен 100 гр спиртта төнәтергә дә була. Аны тамчылап, салкын тигәндә кулланалар,  сызлаган урыннарга (бил, буыннар) сөртәләр.

Бу ысулларны куллану өчен аллергик реакция булмавы кирәк. Бөер авырулары кискенләшү хәвефе бар.

 Хроник бөер җитешсезлеге, кискен гломерулонефрит белән авырганда, йөкле чакта, имезү чорында, 12 яшькә кадәрге балаларга куллану киңәш ителми.

Гомумән, һәр дәва чарасын куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү мотлак!

Фото: Freepik.

Каен бөресенең файдасы
Каен бөресенең файдасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас