Барлык яңалыклар
Киңәш базары
4 март 2023, 22:06

Март сынамышлары

Сынап карыйк.

Март сынамышлары
Март сынамышлары

5 мартта кар эри башлар.

6сында каен суы күренер.

7сендә кара каргалар, сыерчыклар кайтыр. Бу көнне суык булса – яңгырлы җәйгә.

9ында кар яуса, апрель карлы булыр. Саесканнар урманга күчәр, көртлекләр җырлый башлар.

Кошлар ояларын өйнең кояш төшкән ягыннан үрсә – суык җәйгә. Тукран мартта күренсә, яз соң килер.

13 мартта яңгыр яуса, җәй җылы килер.

14 мартта тавык җирдән су эчсә, 6 майда сарыклар үләнгә туяр. Бу көн шулай ук җәйнең ничек килерен күрсәтер. Боз китсә, ел яхшы килер. Боз яр буенда калса – авыр елга.

17 сендә кара каргалар килсә, бер айдан кар эрер. Иске ояларына кайтсалар – җылы, иртә язга.

23 мартта ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.

24 мартта ала каргалар тавышланып йөрсө, һава торышы бозыла.

25 мартта көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яисә кардан йөрсә – көннәрне җылыта.

26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә – алдагы атна җылы булыр.

27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылыкка.

28 мартта акчарлаклар очып кипсә, апрель җәй кебек булвр.

29 март нинди – апрель шундый.

30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.

31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә –яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.

 


* * *

Бал кортларының иртә очуы – җылы язга. Куяннар йоннарын озак алыштырмасалар – суык язга.

Кар бик тиз эресә – яңгырлы җәйгә. Кара каргалар элекке ояларына туры кайтса – җылы язга. Каен суы күп акса – җылыга. Күктә зәңгәр болытлар акса – җылыга яисә яңгырга.

Мартта болытлы көннәр күп булса – яхшы һава торышына.

Мартта сулар акмаса, апрельдә үлән үсмәс.

Еш томаннар яңгырлы җәйгә ишарә.

Явым-төшемсез март – мул уңышка, явым-төшемле булса, уңыш уңмас.

 


Фото: dm-st.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: