Барлык яңалыклар
Киңәш базары
21 февраль 2023, 10:53

Хәтер һәм хәмер

Хәмер хәтерне ашый икән.

Хәтер һәм хәмер
Хәтер һәм хәмер

Хәмер куллану деменциянең иң киң таралган формасының -- Альцгеймер авыруының көчәйтә.  Мондый нәтиҗәгә Уэйк Форест университеты галимнәре килгән. Тәҗрибә барышында нейробиологлар, хәтта спиртлы эчемлекнең уртача күләме дә баш мие күзәнәкләренең үлемен тизләтергә һәм баш миендә токсик аксымнарның туплануына китерергә мөмкин, дип исбат иткән.

Материалда шулай ук "алкоголь кулланудан кискен баш тарту бета-амилоид дәрәҗәсен арттыра", диелә. Нәкъ менә шушы аксым Альцгеймер авыруы вакытында туплана торган амилоид  төерләрнең  төп компоненты булып тора.

Фото: wayhomestudio, Freepik.

Хәтер һәм хәмер
Хәтер һәм хәмер
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: