Барлык яңалыклар
Киңәш базары
11 ноябрь 2022, 09:54

Сәламәтлек бөртекләп җыела

Прополис – һәркемнең өй аптечкасында булырга тиешле дару. Прополис бальзамы ясау өчен 20-30 грамм прополис, 200 грамм бал, 200 грамм атланмай (бары тик авылныкы, кибет мае ярамый) кирәк.

Сәламәтлек бөртекләп җыела
Сәламәтлек бөртекләп җыела

Теләк башка, уй башка

Кешеләр теләк теләгәндә иң беренче итеп сәламәтлек, исәнлек-саулык теләргә ярата. Әмма алдагы секундта ук сәламәтлеккә зыянлы гамәл эшләргә мөмкиннәр. Мәсәлән, шушы теләкне тост итеп, шәраб-аракы эчеп куярга, яки тирән уйларга чумып, тәмәке көйрәтеп җибәрергә, һич тә булмаса, берничә зур кисәк майлы-шикәрле торт кисәген ашап  куярга. Ягъни теләк – бер нәрсә, ләкин акылны эшкә җикми булмый.

Сәламәтлеген сакларга теләүче кеше, әлбәттә, ким дигәндә елына бер хастаханәгә барып, гомум кан, бәвел анализлары бирергә, флюорография, ЭКГ, УЗИ кебек тикшеренүләрне үтәргә тырышачак. Андый пациентларны табиблар да үз итә, чөнки сәламәтлек динамикасы күз алдында. Аннары, аларга да кемнедер дәваларга кирәк бит инде...

 

Картлык та – шатлык

Олыгайган саен сәламәтлек начарая, дип, күпләр картлыкны коты очып, сагаеп көтә. Әмма яшь организм белән чагыштырганда, өлгергән организмның үз өстенлекләре бар.

Беренчедән, ул тәҗрибәле: суны да өреп каба.

Икенчедән, гормон гармуннары яшьләрнеке кебек чама белми уйнамый – ул күпкә тынычрак.

Өченчедән, балалар яисә яшьләр авырый торган байтак йогышлы чирләр аңа инде янамый.

 

Дару агу булмасын

Үз гомеремдә шактый дарулар эчеп карарга туры килде. Нәтиҗә ниндиме? Аларны бөтенләй эчәсе булмавы – иң яхшысы, әлбәттә. Әмма башыңа төшсә, кабул итәргә туры килә һәм беркайчан да – үз белдегең белән түгел.

Табибтан өстәмә дарулар сорау да кирәкми. Хәтта ки ул язганнарны да саклык беләнрәк эчәргә. Күпкә китсә, бал да ачы, ди бит. Иң яхшысы – үзеңне дару эчәрлек халәткә китереп җиткермәскә.

 

Шифа – табигатьтә

Кечкенәдә бик еш тамак шешеп интеккән, ягъни ангина белән авырган кеше буларак, аны дәвалауның күп ысулларын сынарга туры килде. Иң килешкәне  сары мәтрүшкә белән зәңгәр мәтрүшкәне чәй урынына куе итеп пешереп эчү булды. Ике-өч көн тирләп йөрисең, тынычланасың һәм тамак ялкынсынуы да бетә, тора-бара бөтенләй юкка чыга, ел да запаска дип киптергән мәтрүшкәләрең кирәкми дә була башлый.

Томаудан кем генә җәфаланмый икән? Аллергия булмаганда аннан котылу юлы – янә үләннәрдә. 700 миллилитрлы банкага әлеге дә баягы зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, кызыл тукранбаш (клевер), меңьяфрак (тысячелистник), бөтнек, 1-2 телем лимон, берәр чеметем кара карлыган (кипкән я туңдырылган), кура җиләге, миләш, балан, бер чәй калагы бал салып, кайнап торган су коеп, бераз төнәтеп, көн буена аз-азлап эчәсең. Ашыкканда кайнатып чыгара язып та кулланырга була. Бу состав хәтта ковидтан та өстәмә чара буларак килешә – сыналган.

Бу үләннәр янына, булса, бәбкә үләне, каз үләне, наратбаш үләне (хвощ) кебекләрен дә кушарга мөмкин. Җәй көне булса, бакчадан өзеп алып кына керәсе. Иң мөһиме – чама белергә, күп кирәкми, бер-ике чеметем җитә.

Озакка сузылган, башка дарулар ярдәм итмәгән томаудан гади тозлы су коткара ала. Бер стакан кайнаган җылымса суга бер чәй калагы тоз салып, көнгә 3-4 такыр танау эчен шприц белән юдыру килешеп китә. Тамакны исә шулай ук бер стакан җылы  суга берәр чәй калагы тоз, аш содасы, 5-6 тамчы йод салынган эремә белән яхшылап чайкату әйбәт.

Томау ютәлгә төшә башласа, үләннәрнең көчлерәкләре ярдәмгә килә, болар: әрем, гөлбадран (пижма), аптека ромашкасы, сукыр кычыткан. Алар ачылыгы, тәмсезлеге белән аерылып тора. Әмма еш кына антибиотик эчүдән коткарып калучаннар.

Бернинди дәва да килешмәгән яисә  вакытында дәваларга өлгермәгән ютәл дә була. Андый чакта татлы тамыр (солодка) төнәтмәсе куллану,  горчичниклар кую, аракага ике көнгә бер камфора мае сылау ярдәмгә килә.

 

Бал кортында дәва бар

Прополис – һәркемнең өй аптечкасында булырга тиешле дару, дияр идем. Аны умартачылардан табып була. Ким дигәндә 3 шарчык алу кирәк. Берсен 100 грамм спиртка салып, төнәтмә ясарга (бил авыртканда, авыр эштән кул-аякка кан төшкәндә уу өчен) була. Икенчесен борчак какдәр кимереп алып, теш, уртлар авыртканда сыларга мөмкин.  Кайбер кешеләр спиртлы төнәтмәсен тамчылап суга яисә сөткә салып эчеп тә шифасын таба.

Өченче шарчыктан прополис бальзамы ясыйбыз. Аны миңа бер халык табибы өйрәткән иде.  Моның өчен 20-30 грамм прополис, 200 грамм бал, 200 грамм атланмай (бары тик авылныкы, кибет мае ярамый) кирәк булачак. Боларның барысын да (прополисны ваклап) савытка салып, 40-45 минут “водяная баня”да тотсак, даруыбыз әзер дигән сүз.

Бәлзәмне 700 миллилитрлы пыяла банкада әзерләү һәм саклау уңайлы. Прополис, бал, май салынган банканы калай капкач белән каплыйсың да 0,5-0,7 литр салкын су салынган чәйнек эченә утыртасың. Су кайнап чыккач, утны акрынайтып, чәйнекнең капкачын ябып кайнатасың. Берничә тапкыр катнашманы аш кашыгы белән болгатып аласың (кашык шунда калса да була) һәм банканы да, чәйнекне дә каплап, суытырга калдырасың.

Әлеге бәлзәм өй температурасында да бозылмый, озак саклана. Буыннар, бил, җилкә сызлаганда кичтән сөртеп ятсагыз, иртәнгә хәлегезнең шактый яхшыруын сизәрсез. Гомумән, кайсы әгъза авырта, шунда сөртеп, дәва табарга була. Бәрелгән, күгәргән урыннарны, яра-җәрәхәт эзләрен тиз төзәтә.

Томаудан интеккәндә – борын, маңгай тиресенә сөртүнең, ютәл озакка сузылганда кичтән аркага сылап ятуның файдасы бар.

Гастрит, язва авыруларын дәвалау өчен иртән ач карынга 0,5-1 чәй калагы йотарга мөмкин. Тампон рәвешендә гинекологик һәм башка чирләргә каршы кулланыла.

Прополисның спирттагы төнәтмәсенә караганда, бу бәлзәм организмга йомшаграк тәэсир итә. Составындагы бал һәм майның да файдасы тими калмый – аларда бит ничәмә-ничә чәчәк һәм үләннең шифасы бар. Ләкин барыбер дә бәлзәмне көн дә эчеп, я сөртеп булмый, чөнки прополис – биологик актив һәм көчле матдә, аны, хәлгә карап,  ике көнгә бер куллану да җитә.

 

Баш авыртканда

 Җитди неврологик авырулары  булмаса, күпләр баш авыртудан интегә. Дулкынлану, стресс, ару, кәеф төшү кебек халәтләргә аеруча хатын-кызлар еш дучар. Андый чакларда өй шартларында үзеңә кечкенә шифаханә ясап алырга мөмкин.

Табакка 1 литр кайнаррак су алып, 1 стакан тоз салып, аякларга ванна ясыйбыз. Су шайтан ашыгыннан югары булмаска һәм бик пешермәскә тиеш. Су суынуга баш авыртуының да җиңеләя төшкәнен тоярсыз.

Бу ысул хәтта күз басымы күтәрелгәндә дә килешә. Ягъни аяктагы бихисап кан тамырлары киңәю рефлектор рәвештә тәндәге кан тамырларын да ачып, киңәйтеп җибәрә. Тән тиресе исә үзенә кирәккәнчә тоз сеңдерәчәк. Диңгез тозы кулланганда үзеңне диңгезгә барып кайткандай тоярга мөмкин.

 

Кан басымын ничек йөгәнләргә?

Бу симптомнан  аеруча өлкәнрәк яшьтәгеләр интегә.  Гадәттә, кан басымы менү ничек туклануга һәм корсак әйләнәсе зурлыгына бәйле. Яшь организмның шлаклануы турында тамак шешү, томау кебек авырулар хәбәр итсә, өлкән организмның кан тамырлары “елый” башлый. Бу очракта, көн дә кабул итәргә кирәк булачак таблеткаларга “утырасыгыз” килмәсә,  диетаны җиңеләйтергә, майлы-шикәрле ризыкларны киметергә, физик активлыкны арттырырга кирәк булачак.

Гипертониянең башлангыч чорында сукыр кычыткан (пустырник), камырлык (боярышник) төнәтмәләре дә килешә. Ә инде кан басымына каршы көрәшнең радикаль ысулы – ураза. Аны электән тотмаган кешеләргә бу ысулны саклык белән куллана башларга кирәк, әлбәттә. Ә инде уразага күнеккән кешеләр туклануның кан басымына, шулай ук нерв системасына, психик халәткә ничек тәэсир итүен үзләре дә яхшы тоя һәм белә.

Сәламәтлек телим, дуслар!

Дилбәр БУЛАТОВА.

Сәламәтлек бөртекләп җыела
Сәламәтлек бөртекләп җыела
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: