Барлык яңалыклар
Киңәш базары
26 октябрь 2022, 12:10

Кем ул манипулятор?

Сарык тиресе ябынган бүрене ничек танырга? Якын дусыңның сине алдап йөрүен ничек сизәргә? Психологлар мондый "яхшы дус"ларны  кайбер билгеләре буенча танырга өйрәтә...  Әлбәттә, вакыт-вакыт бу сыйфатлар кемдә дә булырга мөмкин.  Ләкин алар кешедә даими рәвештә баш калкыта икән, бу – җитди уйлануга сәбәп.

Кем ул манипулятор?
Кем ул манипулятор?

Ялган тыйнаклык һәм астыртын мактану

Манипулятор ачыктан-ачык мактанмый, ә боларның барысын да ясалма тыйнаклык астына яшерә. Бер яктан, алар үзләренең казанышларын яки көчле якларын яшергән сымак, ләкин, икенче яктан, аларны күрсәтергә күп көч сала. Мәсәлән, ниндидер уңышка ирешүенең никадәр авыр булуын яшермичә сөйләп бирергә мөмкиннәр, өстәвенә,  чит кешеләрнең даими игътибарына  түзү  дә аларга шундый “авыр” икән. Я инде  Африкада балалар ачка интеккәндә, аңа тәмле ризыклар ашавы оят, имеш.

 

Пассив агрессия

Ачуларын яшергән, ачу белдерергә  курыккан һәм аны белдерә белмәгән кешеләр еш кына пассив агрессиядән файдалана. Нәтиҗәдә, алар шикле комплиментлар һәм сарказм куллана, тыңлаучыны үпкәләтерлек мәзәкләр сөйли. Алар мөнәсәбәтләрне турыдан-туры  ачыкларга әзер түгел һәм позитив кеше битлеге артына яшеренергә тырыша. Яшерен агрессияне әнә шул  тирә-юньдәгеләргә әледән-әле кадалган “энәләр” ача да инде.

 

Игътибарсызлык

Моңарчы җылы һәм даими аралашкан дусыгыз кинәт кенә шалтыратуларга, СМСларыгызга җавап бирми башладымы? Әлбәттә, аның эше күп булырга мөмкин, яки ул ялгызлыкта калырга телидер... Ләкин бу хәл  озак дәвам итсә һәм дусыгыз сезне үз тормышыннан сызып ташлаган кебек тоелса, белегез: ул сезгә карата җылы хисләр кичергән булып кылангандыр гына, мөгаен.

 

Ялган хисләр

Рус телендә “крокодил күз яшьләре” дигән фразеологизм бар. Ягъни ялган күз яшьләре. Бу алымны еш кына сәясәтчеләр һәм танылган кешеләр куллана, әмма ул гади кешеләрдә дә очрый. Чын хисләрне ялганнанн аеру җиңел түгел, әмма психологлар ике мизгелгә игътибар итәргә тәкъдим итә:

а) Интенсивлык.

Тирән хис-кичерешләрне сурәтләгән кешеләр еш кына чамадан арттырып җибәрә.

б) Хисләр алмашыну тизлеге.

Кәефнең тиз үзгәрүе – ялган күрсәткече.  Бигрәк тә сезнең тарафтан ярдәм вәгъдә ителү белән – күз яшләренең кинәт кенә шатлык һәм рәхмәт хисләренә әверелүе.

 

Елмаючанлык

Манипулятор гадәттә елмаюны артык күп куллана. Ихлас елмаюны мимикадан аерырга мөмкин. Чын елмаю бөтен йөз буйлап тарала, ким дигәндә, йөзнең өчтән бере хәрәкәткә килә,  күз тирәсендә җыерчыклар пәйда була. Ялган елмаючының исә, гадәттә, авызы гына ерыла.

 

Тыңлый белмәү

Сезнең белән ихластан  кызыксынучы кеше һәр сүзегезне тыңларга тырышачак, бер сүзегезне дә  бүлдермәячәк. Ә менә манипулятор шактый эгоцентрик зат һәм “одеялны” тизрәк үзенә тартып алырга тырышачак. Алар теманы кискен үзгәртергә, гомуми фразалар белән чикләнергә мөмкин. "Борчылма, барысы да яхшы булачак", янәсе. Мондый кешеләргә бары тик үзләренә кагылган сөйләшүләр генә мөһим, калганында алар тыңлаган кыяфәт кенә ясый.

 

Файда эзләү

Манипулятор белән аралашканда, аңа синнән нәрсәдер кирәк кебек тоела. Һәм гадәттә бу тойгы алдамый. Күпмедер вакыт алар, ышанычка керергә тырышып, үзләренең чын ниятләрен яшерә ала, ләкин иртәме-соңмы, үзләренең теләкләре турында сүз башлаячак. Манифпуляторның сәләте ни дәрәҗәдә үсеш алуына карап, бу бик нечкә уен булырга мөмкин, әмма аның ахырында сез аңа барысын да үзегез үк китереп я эшләп бирүегезне аңларсыз.

 

Яшеренлек

Башка кешеләр турында алар файдалы мәгълүмат җыярга тырыша, әмма менә үзләренең проблемалары турында теләмичә генә сөйлиләр. Үзләре нең  шундый мәгълүмат белән ничек эшли алганнарын белеп, алар кемгәдер ышанырга курка.

 

Хакимлеккә ия кешеләр белән генә яхшы мөнәсәбәттә булу

Манипуляторны үзеннән  статусы буенча түбәнрәк торучыларга мөнәсәбәтеннән танырга була. Алар, кагыйдә буларак, ниндидер ресурска ия булганнарга гына уңай мөнәсәбәт күрсәтә. Яки үзләренә алардан нәрсәдер кирәк булганнарга.

Шул ук вакытта алар официантларга, идән юучыларга тупас сүзләр әйтә, гади кешеләрне  кимсетә ала.

 

Гайбәт сөю

Манипулятор  башкаларны сөйләргә һәм алардан көләргә  ярата. Шуңа күрә берәрсе сезгә гайбәт яки башка кешене түбәнсетү аша якынаерга тырышса, аның сезнең турыда ниләр сөйләячәге  турында уйланыгыз.

Хәер, кайчак гайбәт сатучылар  бик сөйкемле һәм кемдер өчен чын-чынлап борчылган кебек күренә, ләкин шул ук вакытта кемнәрнеңдер серләре турында башкаларга һич кыенсынусыз сөйли.

***

Ә чынлыкта исә манипуляторлар күп түгел. Безгә теләктәшлек белдергән яки дустанә мөнәсәбәттә булган күпчелек кешеләр моны чын күңелдән эшли.

Кешеләргә игътибарлырак булыгыз һәм сез тирә-ягыгызда үзегезгә караганда да ихлас күңеллерәк һәм эчкерсез кешеләр барлыгын күрерсез.

Чыганак: Интернет челтәре.

 

Кем ул манипулятор?
Кем ул манипулятор?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: