Барлык яңалыклар
Киңәш базары
20 октябрь 2022, 12:07

Смартфонның гомерен озынайтып буламы?

Телефон су, кояш һәм арзанлы зарядкаларны яратмый икән. 

Смартфонның гомерен озынайтып буламы?
Смартфонның гомерен озынайтып буламы?

Хуҗасының гадәти генә гамәлләре смартфонның гомерен кыскартырга мөмкин.

Теләсә нинди электрон гаджетлар кебек үк, смартфоннар да суга, дымга бик сизгер, хәтта су  парлары да төрле җитешсезлекләргә китерә ала, шуңа күрә телефонны  сулы савыт янында тотарга яки аның белән бергә чәй, кофе эчәргә кирәкми.

Шулай ук  смартфонны тар, кысык кесәдә йөртү  аның корпусын боза ала.

Тагын бер киңәш: арзанлы  кытай зарядкаларын  кулланмау. Автомобиль зарядкасы да алар өчен файдага түгел.

Җайланманы кояшта  калдырырга һәм  җылытырга кирәкми, юкса батареясе кабарып менүе бар. 

 

Смартфонның гомерен озынайтып буламы?
Смартфонның гомерен озынайтып буламы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: