Барлык яңалыклар
Киңәш базары
18 октябрь 2022, 11:44

Кара миләш бик файдалы

Кара миләш кан тамырларын ныгыта, кан басымын төшерә. Аңарда йод та күп.

Кара миләш бик файдалы
Кара миләш бик файдалы
Кара миләш Төньяк Америкада үскән кыргый аронияне “мәдәниләштерүдән” килеп чыккан. Бу эшкә Мичурин  зур өлеш керткән.
Кара миләшнең файдасы байтак. Мәсәлән, аның составында кан тамырларын ныгытырга ярдәм итүче Р витамины бар, һәм ул кара карлыгандагыга караганда икеләтә күбрәк. Әлеге витаминны җитештергәндә кара миләшне кулланалар.
Аңарда  шулай ук каротин (А витаминының провитамины), С (100 мг кадәр), Е, РР, шулай ук В төркеме витаминнары булуы билгеле. Составында аскорбин һәм фолий кислоталары, бор һәм магний, марганец, бакыр һәм тимер бар.
Шулай ук кара миләштә йод та күп. Безнең җирлектә зоб авыруы еш очрый, ул исә күпчелек очракта йод дефициты сәбәпле барлыкка килә.
Димәк, көненә берничә бөртек кара миләш кабып куйсагыз, витаминнар җитми, дип борчыласы юк.
Аны бөердә таш булганда, югары кан басымыннан (1 һәм 2че дәрәҗә гипертония булганда), бәвел куыгы ялкынсынганда (цистит), авитаминоздан, холестерин югары булганда, эч киткәндә, күз күремен яхшырту өчен кулланалар. Ревматизм, кызамык, скарлатина, аллергиядән, нурланыш авыруыннан файдасы бар.
Киптерелгән кара миләш, гөлҗимеш, кара карлыган чәен ел әйләнәсенә эчәргә мөмкин. Бер аш кашыгы җимешкә бер чынаяк кайнап торган су коеп, термоста 4-5 сәгать төнәткәндә, менә дигән витаминлы эчемлек әзер дигән сүз.
Ләкин кара миләшне ашказаны ялкынсынганда, ашказаны суты ачылыгы югары чакта, ашказанында һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда, кан басымы түбән, каны куеручан кешеләргә озак кулланырга ярамый.
Сәламәт булыгыз, дуслар!
Кара миләш бик файдалы
Кара миләш бик файдалы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: