Барлык яңалыклар
Киңәш базары
4 октябрь 2022, 10:20

Күңел төшенкелеге. Аннан котылу өчен нәрсә ашарга?

Көз җитеп, кояш болыт артына яшеренсә, күпләр күңел төшенкелегеннән интегә башлый. Кулга бер эш тә бармый, дөньяның мәгънәсе югалгандай була, кемдер елаудан бушамый.

Күңел төшенкелеге. Аннан  котылу өчен нәрсә ашарга?
Күңел төшенкелеге. Аннан котылу өчен нәрсә ашарга?

Табиблар мондый халәтне организмда серотонин матдәсенең кимүе белән аңлата. Күп кенә антидепрессантлар әнә шул матдәне күтәрүгә юнәлтелгән. Әмма аны ашауны көйләү белән дә арттырырга мөмкин. Составында “триптофан” дип аталган аминокислота булган ризыклар баш миенә серотонин эшләп чыгарырга булышачак. Триптофан күп булган ризыклар: майсыз ит, аеруча күркә ите, сөт, йомырка, борчак, фасоль. Лосось, форель, скумбрия, сардина, тунец кебек майлы балыклар шулай ук сәламәтлек өчен бик тә файдалы. Һич тә булмаса, составына Омега-3 майлы кислоталары кергән ризык өстәмәләре, җитен мае, кабак төше, әстерхан чикләвеге кулланырга кирәк.

Кайбер ханымнар, ябыгам дип, диетада утырырга ярата. Ризыкны чикләү шулай ук депрессиягә китерергә мөмкин. Мисалга, В төркеме витаминнары ит, бавыр, йомырка, сөт ризыкларында күп, алардан баш тарту нерв системасын хәлсезләндерә.

Кәефне күтәрү өчен баллы ризыклар, шоколад түгел, коры солы печеньесы яисә бал кабып кую яхшырак. Канда шикәр күләмен тиешле дәрәҗәдә тоту өчен көрпәле оннан пешерлгән икмәк, клетчаткага бай яшелчә-җимеш белән туклану тиешле.

Стресс яки депрессия халәтендә кешеләр еш кына спиртлы эчемлекләргә мөрәҗәгать итә, алар ярдәмендә төшенке кәефне җиңәргә исәп тота. Алкоголь борчу хисен баса һәм бераз җиңеллек хисе бирә, ләкин ул депрессияне тагын да тирәнәйтә һәм кандагы шикәр күләме артуга китерә.

Сәламәт булыгыз, дуслар!

Күңел төшенкелеге. Аннан  котылу өчен нәрсә ашарга?
Күңел төшенкелеге. Аннан котылу өчен нәрсә ашарга?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: