Барлык яңалыклар
Киңәш базары
2 июнь 2022, 11:50

Черемә суы килешә

Мул яңгырлардан соң помидор-кыярларыгыз үсә алмыйчарак утырамы? Черемә суы сибеп карагыз.

Черемә суы килешә
Черемә суы килешә
 
Июнь аенда бакчага  тирес черемәсен төнәтеп кертергә була. Черемә, димәк, тиреснең саламы калмаган, туфракка әверелә башлаган була. Аны үсемлекләр җәй башында бик ярата.
Ул түбәндәгечә әзерләнә: бер көрәк  тирес черемәсе алып, аңа бер чиләк су салабыз. Өстен полиэтилен япма белән каплап, вакыт-вакыт болгаткалап, бер атналап, кимендә өч тәүлек тотабыз.  Хасил булган төнәтмәне болгатып, чиләккә бер чүмеч салып алабыз да, өстенә су салып, чиләкне тутырабыз. Ягъни 1 гә 10 нисбәтендә ашламалы су килеп чыга.
Аны  үсемлекләрнең төбенә берәр чүмеч (1-1,5 литр) салабыз. Аларны яндырмау өчен, яфракларга, кәүсәгә я сабагына тидермәү мөһим. Бу эшне салкынча һәм болытлырак көнне яисә кичкә таба эшләү зарур. Туфрак коры булса, алдан су сибәргә кирәк була, төпләрен йомшартканда, черемә суы тамырларга яхшырак төшәчәк. Соңыннан да су сибеп кую файдага. 
Яшелчәләрне һәм чәчәкләрне җәй дәвамында шул рәвешчә ике атана аралаш  2-4 тапкыр тукландырып була, ә агач һәм куакларны бу рәвешчә ашлауны июль ахырында туктаталар.
Мондый төнәтмәне сыер, ат тиресе черемәсеннән ясап була. Тавык тизәген исә бер чиләк суга бер шырбы кабы гына алалар.
Черемә суы килешә
Черемә суы килешә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: