Барлык яңалыклар
Киңәш базары
29 апрель 2022, 09:25

Җитен мае файдалы

Җитен мае ашкайнатуны яхшырта, токсиннарны чыгарып, ябыгырга ярдәм итә. Моңардан башка да организмга уңай тәэсире бик күп.

Җитен мае файдалы
Җитен мае файдалы

Җитен мае -- омега-3 май кислоталарының иң бай табигый чыганагы. Бер аш кашыгы җитен мае альфа-линолен кислотасына булган көндәлек ихтыяҗны канәгатьләндерә ала.

Бу май шешләр үсешен киметә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм баш миен картаюдан сакларга ярдәм итә. Җитен мае  кан басымын киметү һәм артерияләрнең сыгылмалылылгын арттырырга да сәләтле. Җитен орлыкларында шулай ук клетчатка күп, ул эч кату белән бәйле проблемаларны булдырмас. Ярсыган эчәклек синдромыннан килешә. Аны даими куллану тән тиресе торышына уңай йогынты ясаячак.

Чәчкә җитен мае белән массаж ясау аны коелудан саклый, баш тиресен тукландыра, кавыктан котылырга булыша. Моның өчен майны җылытып, бармак очлары белән баш тиресенә ун минут буе сөртергә, аннан бөтен чәч буена таратырга кирәк.  Бер сәгатьтән юарга була. 

Җитен маен салатларга кушалар. Әмма кыздыру өчен кулланырга киңәш ителми, чөнки югары температура тәэсирендә зарарлы кушылмалар барлыкка китерергә мөмкин. 

Саклауга килгәндә, майны суыткычта тотарга кирәк. Шешәне тыгыз итеп ябу мөһим. Иң яхшысы --  ачылганнан соң алты-сигез атна эчендә  куллану. Шуңа күрә аны зур күләмдә алу кирәкми.

Җитен мае файдалы
Җитен мае файдалы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: