Барлык яңалыклар
Киңәш базары
24 апрель 2022, 13:27

Яшелгә аяк бастык

Тузганакның шифалы булуын беләсезме?

Яшелгә аяк бастык
Яшелгә аяк бастык

Тузганак яфрагындагы матдәләр ашкайнатуны һәм аппетитны яхшырта, ашказаны суты бүленүне көчәйтә, үтне кудыра. Ләкин күпләр аны кулланудан, ачы булгач, тыелып тора. Ачысыннан котылу өчен берничә ысул бар. Дөрес, аны бөтенләй үк бетерү дә кирәкмәс, чөнки шифалы матдәләр нәкъ шунда, ди белгечләр.

Беренчедән, тузганакны кайнар су белән пешекләргә була. Болай иткәндә аның төсе карая, витаминнарның бер өлеше югала. Икенче ысул -- яфракларны тозлы суда тоту. Тузганак яфраклары никадәр ныграк вакланган булса, ачысы да шулкадәр тизрәк юкка чыга. Гадәттә 20 минут җитә.

Шул рәвешчә әзерләнгән яфракларны яшелчә салатына кушып яисә үзләрен генә үсемлек мае, каймак белән кулланырга мөмкин. Бирегә кура җиләге, карлыган яфракларын да өстәп җибәрергә була, алар барысы да кан чистарту сәләтенә ия. Үги ана яфрагының чәчәге сабагын да электән кулланалар.

Ягъни озын кыштан соң хәлсезләнгән организмга яшел үләннәрдә шифа бар. Һичьюгы, бакчага чыккач, бер-ике тузганак яфрагы өзеп, юып, ашап куярга онытмаганда да яхшы. 

Яшелгә аяк бастык
Яшелгә аяк бастык
Яшелгә аяк бастык
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: