Барлык яңалыклар
Киңәш базары
2 апрель 2022, 13:09

Каен бөресе – дару

Каен бөресен гыйнвардан башлап җыярга була. Ләкин иң  шифалы вакыты менә хәзер. Алар инде бүрткән, әмма яфрак ярып өлгермәгән әле.

Каен бөресе – дару
Каен бөресе – дару

Каен бөресенең бәвел кудыру һәм ялкынсынуга каршы тору тәэсире бар. Аны салкын тиюне дәвалауда, какырык чыгаруда, матдәләр алмашын көйләүдә, бабасырларны кудыру өчен кулланалар. Организмнан агулы матдәләрне чыгарырга, вирусларга каршы торырга сәләтле. Йөрәк һәм бөер авырулары нәтиҗәсендә килеп чыккан шешенүне кайтаруда фадаланалар.

Составында байтак микроэлементлар, шулай ук дубиль матдәләр, эфир мае һәм сумалалар булуы билгеле.

10 г чамасы (1 аш кашыгы) каен бөресен  пыяла яки эмаль савытка салалар, 200 мл (1стакан) кайнар су коялар, капкачын ябып, кайнап торган "су мунчасы"нда 15 мин тоталар. Бүлмә температурасында 45 минутлап торгач, сөзеп, кайнар су салып,  төнәтмәнең күләмен 200 мл га кадәр  җиткерәләр. Бер 5-7 көн дәвамында көненә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала 1-2 әр аш кашыгы эчәләр.  Бер аш кашыгы каен бөресен 100 гр спиртта төнәтеп, салкын тигәндә кулланучылар да бар. Шулай ук сызлаган урыннарга (бил, буыннар) сөртү дә килешеп китә.

Аллергик реакцияләр, озак кулланганда бөер авырулары кискенләшүе күзәтелергә мөмкин. Хроник бөер җитешсезлеге, кискен гломерулонефрит белән авырганда, йөкле чакта, имезү чорында, 12 яшькә кадәрге балаларга куллану киңәш ителми.

Каен бөресе – дару
Каен бөресе – дару
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: