Барлык яңалыклар
Киңәш базары
16 март 2022, 11:25

Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (3)

Тормыш юлында очраган барлык хәл-вакыйгалар да безгә юкка гына җибәрелми. Аларда нинди дә булса хикмәт, тормыш сабагы бар...

Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (3)
Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (3)

Психологлар нәрсә ди?

  1. Күңел төшенкелегенең сәбәбен ачыклау өчен уй-хисләрегезне язып бару – файдалы алым. Шул язмаларны агнализлап, депрессиягә китергән сәбәпне ачыклап була.  
  2. Медитация белән шөгыльләнү, уңай фикерләрне кабатлау. Мисалга, дин тотучылар һәрдаим дога-зикерләр укып йөрергә тырыша. Куаныч-шатлыкның да, бәла-казаның, төрле сынауларның да Аллаһ Тәгаләдән җибәрелүенә инана.
  3. Акылны һәрвакыт хәрәкәттә тотыгыз. Депрессия баш миен зарарларга сәләтле. Моны булдырмау өчен аны күнекмәләр (уку, яңа белемнәр алу, башваткычлар чишү), уңай фикер һәм уңай тойгылар белән “тукландыру” кирәк.
  4. Депрессив фикерләүдән, үзегезне барлык гөнаһларда гаепләүдән, үзегезне һәрдаим тәнкыйтьләүдән котылыгыз.
  5. Мөһим булмаган, кызыксыз эшләр дә күңелне төшерүчән. Үзегез өчен мөһим булган кыйммәтләрне билгеләгез һәм шуларга омтылыгыз.
  6. Начарлык турында сөйләшмәгез, башкаларга үз тормышыгызга тыкшынырга рөхсәт итмәгез.
  7. Үзегезне яратыгыз. Үзегез белән горурланырга өйрәнегез.
  8. Турысын әйтергә гадәтләнегез. Якын кешегә үз теләкләрегезне әйтүдән кыенсынмагыз. Депрессиягә тарыган кешеләр, кагыйдә буларак, сөйләшүдән кача, әңгәмәне дәвам итмәскә тырыша. Үз чиратыгызда сезгә сөйләгәнне игътибар белән тыңларга кирәк, нәрсәнедер төшенеп бетмәсәгез, яңадан сорашудан тартынмагыз.
  9. Юмарт булыгыз. Мохтаҗларга булышу, ярдәм кулы сузу аларга гына түгел, үзегезгә дә авыр хәлдән котылырга ярдәм итәр. Хәйриячелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмаса, үзеңне волонтерлыкта сынап карап була.
  10. Якын кешегезгә серегезне сөйләү дә шик-шөбһәләрдән, яшерен куркулардан коткарыр. Нәтиҗәдә, арагызда гармония барлыкка килер: бернинди яшерен әйбер юк, битлекләр салынган һәм сезне чынлыкта ничек бар, шулай яраталар.
  11. Вакытында ярдәм сорап белгечләргә мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Депрессия сигналларын аңларга өйрәнегез. Бу ашказаны авырту, ачу килү, тамакка төер утырган кебек булу һәм башкалар булырга мөмкин.
  12. Сөләйман пәйгамбәр әйтмешли, бар да үтә, димәк бу да үтәр. Сәламәт булыгыз!

 

Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, зарарлы гадәтләрдән арыныгыз, авыруларны вакытында дәвалагыз.  Иң мөһиме: тормышның һәр мизгелен кадерләргә кирәк. Гомер бер генә бирелә. Тормыш юлында очраган барлык хәл-вакыйгалар да безгә юкка гына җибәрелми. Аларда нинди дә булса хикмәт, тормыш сабагы бар. Сынауларны үтеп чыгу безне тагын да зирәгрәк итә, тормыш тәҗрибәсе өсти.

Интернет чыганаклар буенча.

Фото: Pixabay.

Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (3)
Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: