Барлык яңалыклар
Киңәш базары
14 март 2022, 10:52

Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (2)

Физик күнегүләр – депрессиядән чыгуның бик яхшы варианты. Без гиподинамия чорында яшибез, аз хәрәкәтләнәбез, аз энергия сарыф итәбез. Ә бит безнең әби-бабайлар депрессиядән интекмәгән, чөнки алар даими  хәрәкәттә булган. 

Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (2)
Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (2)

(Дәвамы.)

Үзеңә үзең ярдәм ит!

  1. Дөрес туклану үзеңне физик яктан яхшы хис итәргә һәм яхшы кәефтә булырга мөмкинлек бирә. “Фастфуд” (биг-мак, гриль-тавык, бәрәңге-фри һәм башкалар) сәламәт ризык дип атала алмый. Бу продуктлар организмны агуларга, аңа бик күп агулы матдәләр кертергә сәләтле. Диңгез балыгының майлы сортлары, чикләвек, каты сыр, җиләк-җимеш, яшелчә, диңгез кәбестәсе күпкә файдалырак булачак. Шоколад – яхшы вариант түгел, аның белән сак булырга кирәк, чөнки шикәрле-баллы ризыклар тән авырлыгына тискәре йогынты ясый, ә артык килограммнар үзе үк депрессия китереп чыгарырга мөмкин.
  2. Депрессиядән чыгуның тагын бер яхшы ысулы – йокыны җайга салу. Йокы даруы яисә алкоголь куллану – котылу юлы түгел.

Йокы татлы булсын өчен:

– төгәл билгеле бер вакытта йокларга ятуны гадәткә кертү мөһим;

– кеше өчен йокының иң табигый режимы – төн уртасына кадәр йоклау, ә тагын да яхшырагы –  кичке 10да ятып, иртәрәк тору. Бу очракта йокы үзе үк дәва була;

– йоклар алдыннан яңалыклар, триллер һәм хоррор фильмнар карау, куркыныч сюжетлы әсәрләр кирәкми;

–  кичке аш соңга калырга тиеш түгел, һәм ул җиңелчә булсын.

– йокы бүлмәсен җилләтеп алу яхшы;

– җылы ванна кабул итү;

– бер чәй кашыгы бал салынган бер стакан сөт эчү;

– гаилә әгъзаларының җиңелчә массаж ясавы һәм башкалар.

  1. Физик күнегүләр – депрессиядән чыгуның бик яхшы варианты. Без гиподинамия чорында яшибез, аз хәрәкәтләнәбез, аз энергия сарыф итәбез. Ә бит безнең әби-бабайлар депрессиядән интекмәгән, чөнки алар даими  хәрәкәттә булган.   Шуңа күрә физик активлык өчен көн саен күпмедер вакыт бүләргә кирәк. Ягъни җәяү йөрү, йөгерү, бакчада эшләү, фитнес белән  яисә тренажерларда шөгыльләнү файдалы. Әлбәттә инде, саф һавада ешрак булырга кирәк, бу  матдәләр алмашын яхшырта һәм организмны кислород белән баета.
  2. Уңай фикерләү депрессиядән чыгу өчен бик мөһим. Күбрәк яхшылык турында уйлагыз, кешеләргә яхшылык эшләгез. Елмаегыз, әйләнә-тирәдән яхшылык эзләгез. Әгәр дә кемдер белән аралашу сезнең кәефне төшерә икән, аралашуны мөмкин кадәр азайтыгыз.
  3. Үзегезгә ошаган шөгыль табыгыз. Яраткан эш уңай энергия белән тәэмин итә, авыр хезмәт көненнән соң ял итәргә мөмкинлек бирә, начар фикерләрдән арындыра.
  4. Депрессиядән чыгу өчен үз-үзеңә уңай хис-кичерешләр бүләк итәргә кирәк. Аеруча хатын-кызлар өчен кибетләргә йөрү антидепрессант ролен үти. Кечкенә генә нәрсә сатып алу да сөенеч хисе өсти алырга сәләтле.
  5. Хис-кичерешләрне төрләндерү, урын алыштыру да уңай хисләр өсти. Кафега, кино яки театрга барырга, концерт карап чыгарга мөмкин.

(Дәвамы бар.)

Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (2)
Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: