Барлык яңалыклар
Киңәш базары
10 март 2022, 10:16

Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (1)

Депрессия көтмәгәндә генә барлыкка килә алмый. Бу – психиканың  тискәре хәл-вакыйгаларга шулай җавап бирүе. Ә инде проблемалар күңелгә тагын да  тирәнрәк үтеп керә икән, ул вакытта алар организмны эчтән агулап, җитди психик яки соматик авыруларга китерергә мөмкин...

Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (1)
Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (1)

Депрессия төрләре:

  1. Иң авырлары – суицидаль (үз-үзенә кул салу турындагы бәйләнчек уйлар) һәм биполяр депрессия (кәефнең үтә кискен үзгәреше, бәйләнчек фикерләр, үзбәянең артык югары булуы һәм башкалар). Болар белән психиатрия өлкәсендәге белгечләр шөгыльләнә.
  2. Мөстәкыйль рәвештә дәвавланып була торган депрессия халәтләре:

– сезонлы (гадәттә, язын һәм көзен кискенләшә);

– адинамик (эш сәләтен кимү; тиз ару);

– борчулы (борчылу хисе көчәю);

– гормоннарга бәйле (мәсәлән, хатын-кызда бәби тапканнан соң күзәтелә);

– “яшьле” депрессия (гел елыйсы килеп тору);

– анестетик (хис-кичерешләрнең югалуы, күңел кату);

– дисфорик (бер сәбәпсез ярсу, тиктомалдан ачу килү);

– ироник (сәбәпсез күңелчән булу,  күп сөйләү, башкалардан көлү).

 

Сәбәпләре:

Күңел төшенкелегеннән котылу өчен аны нинди сәбәп китереп чыгарганын аңларга кирәк. Гадәттә түбәндәге факторлар еш очрый: 

– тормышның кискен үзгәрүе: бизнесны югалту,  эштән китү, ниндидер яңа эш башларга кирәклеге, башка илгә күченү һәм башкалар;

– якын кешеңне югалту;

– кайчан да булса кичергән шәхси фаҗига;

– хроник авыру;

– даими стресс;

– витаминнар җитмәү;

– дөрес тукланмау;

– начар һава; кояш яктысы җитмәү;

– эштә һәм өйдәге проблемалар;

– бер-бер артлы өелеп килгән уңышсызлыклар;

–  бик нык ару;

– спиртлы эчемлекләр һәм психотроп чаралар куллану.

Әйткәндәй, депрессия көтмәгәндә генә барлыкка килә алмый. Бу – психиканың  тискәре хәл-вакыйгаларга шулай җавап бирүе. Ә инде проблемалар күңелгә тагын да  тирәнрәк үтеп керә икән, ул вакытта алар организмны эчтән агулап, җитди психик яки соматик авыруларга китерергә мөмкин.

Шуңа күрә томышыгызга яңа караш ташлагыз: тормыш дәвам итә, әлеге  хәлгә мөнәсәбәтегезне үзгәртегез, күңелсезлекләргә һәм кырын карашларга игътибар итмәгез. Кабердән генә чыгу юк, котылу юлларын эзләгез! Әгәр кем беләндер ачыктан-ачык сөйләшү кирәк икән – сөйләшегез, ачыклагыз. Үзегез өстендә эшләгез.

(Дәвамы бар.)

Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (1)
Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: