Барлык яңалыклар
Киңәш базары
1 гыйнвар 2022, 12:32

Күбрәк ашап ташласаң...

Сый тулы табыннардан соң иртәнгә корсак күбү, күңел болгану, авыз тәме югалу кебек хәлләр күзәтеләме?

Күбрәк ашап ташласаң...
Күбрәк ашап ташласаң...

Берьюлы күп һәм төрле ризыкларны ашаганда, әлбәттә инде, ашкайнату әгъзаларына көч килә. Күңелсез симптомнардан котылуның иң гади һәм ысулы – хәрәкәт. Ягъни талгын гына адымнар белән тирә-якны әйләнештереп кайту. Нәтиҗәдә, перистальтика һәм әгъзаларның  кан белән тәэмин ителеше яхшырачак.

Ашказан сутының секрециясен арттыра торган һәм ашкайнатуны яхшырта торган эчемлекләргә өстенлек бирү  хуплана. Болар:

- өстәмәләрсез табигый кара каһвә;

- имбирь белән чәй;

- лимонлы чәй;

- җылы су;

- бөтнек, ромашка,  меңьяфрак, сары мәтрүшкә, әрем кебек үләннәр төнәтмәсе.

Күбрәк ашап ташласаң...
Күбрәк ашап ташласаң...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: