Барлык яңалыклар
Киңәш базары
1 декабрь 2021, 15:33

Витаминнарны белеп эчәсезме?

Витаминнар җитешмәсә, нинди симптомнар барлыкка килә? Аларның нинди табигый чыганаклары бар? Сорауларга югары белемле фармацевт, “Сихәт“ даруханәләр челтәре җитәкчесе, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Ирек УСМАНОВ җавап бирә.

Витаминнарны белеп эчәсезме?
Витаминнарны белеп эчәсезме?

ВИТАМИННАР  НИНДИ БУЛА?

 

A витамины (ретинол) җитмәү симптомнары: эңгер-меңгердә күрү сәләте бозылу, күзләрнең ялкынсынуы, күз кабаклары кипшенү, тиренең зарарлануы, чәчләрнең сынучанлыгы,  сулыш әгъзаларының еш авыруы.

Чыганаклар: бавыр, тәрәч (треска) бавыры, балык мае, йомырка сарысы, сөт азыклары, кишер, кабак, кызыл борыч, помидор,  кара карлыган, кавын, цитруслылар.

 

D2 (эргокальциферол) һәм D3 (холекальциферол) витаминнары.

Симптомнар: аппетит булмау, мускулларның авыртуы һәм тартышуы, балаларда рахит авыруы, үсеш тоткарлану, тешләр бозылу, ә өлкәннәрдә  остеопороз (сөякләр тыгызлыгы кимү) авыруы.

Чыганаклар: йомырка сарысы, сөт, ак май, уылдык, балыкның майлы сортлары. Холекальциферол исә тәндә кояш нурлары тәэсирендә барлыкка килә.

 

Е витамины тукымаларны йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларына китерә алучы токсиннар йогынтысыннан саклый.

Чыганаклар: үсемлек майлары,  алма төше, миндаль, арахис, кыяклы, кузаклы һәм яшел яфраклы яшелчәләр, солы ярмасы, соя, бодай һәм аның шытымнары.

 

К витамины кан оешуга, сөяк һәм тоташтыргыч тукымалар формалашуга йогынты ясый.

Чыганаклар: барлык яшел яшелчәләрдә. Әмма яшелчәне  үсемлек яисә терлек мае белән бергә кулланырга онытмаска кирәк.

 

В1 витамины (тиамин) ярдәмендә организм углеводлар һәм майлардан энергия ала.

Симптомнар:  нерв системасы какшау, аппетит кимү, тиз ару, сулыш кысылу, баш авырту.

Чыганаклар: көрпәле бодай икмәге, соя, фасоль, борчак, шпинат, ярмалар, шулай ук бәрәңге, кишер, кәбестә, бавыр, сыер ите, чүпрә.

 

B2 витамины (рибофлавин) күз күременә тәэсир итә, яктылык һәм төсләр аеруны тәэмин итә.

Симптомнар: күңел төшенкелеге, невроз.

Чыганаклар: чүпрә, сыер ите, балык, йомырка, эремчек, миндаль.

 

 В6 витамины (пиридоксин)  тромблар барлыкка килүне һәм атеросклероз үсешен искәртә.

Симптомнар: ярсынучанлык, баш әйләнү, аппетит югалту, косу,  дерматитлар, стоматит, веноз тромбозлар, аяклар һәм кул чуклары ою, көзән җыерулар барлыкка килә. Йөклеләрдә токсикоз.

Чыганаклар: бөртеклеләр, карабодай, шпинат, бәрәңге, кишер, төсле һәм ак кәбестә, помидор, җиләк, чия, әфлисун һәм лимон, ит һәм сөт азыклары, балык, йомырка, ярмалар һәм кузаклылар.

 

В12 витамины (цианокобаламин) организмның тулы кыйммәтле эшләве, нерв системасы өчен кирәк.

Чыганаклар: терлек эч-карыны (бавыр, бөер), ит, кош, балык, моллюсклар, сөт азыклары (ак майдан тыш), йомырка сарысы.

 

 С витамины консервацияләгәндә һәм термик эшкәрткәндә 50 процентка кадәр югалуга дучар, ләкин туңдырылган азыкта чагыштырмача яхшы саклана.

Симптомнар: лайлалы тышчаларның корылыгы, уртларның ялкынсынуы һәм канавы, тешләр төшү, мускуллар, буыннар һәм сөякләр сызлау, ябыгу, хәлсезлек, яраларның начар төзәлүе.

Чыганаклар: цитруслылар, баллы борыч, помидор, тозлы кәбестә, киви, гөлҗимеш, кызыл карлыган, суган.

 

В9 витамины (фолий кислотасы) авырлы ханымнар өчен аеруча файдалы.  

Симптомнар: телдә җәрәхәтләр барлыкка килү, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы зарарлану, тире һәм тырнакларның торышы начараю.

Чыганаклар: яшел яфраклы яшелчәләр, шпинат, спаржа,  брокколи, брюссель кәбестәсендә, салат, яшел борчак һәм кузаклылар, сыер бавыр.

 

B7 витамины (биотин, H витамины).

 Симптомнар: чәч коелу, аннары бөтен тәннән төкләр югалу, авыз, борын, күз тирәсе кызару, күзләр ялкынсыну, тырнакларның  сынучанлыгы.

Чыганаклар: сыер бавыры, йомырка, арахис, көнбагыш, сыр, брокколи кәбестәсе.

 

Витамин Р (рутин) яман шеш авыруларын кисәтә, холестерин дәрәҗәсен җайга сала, басымны нормальләштерә, иммун системасын стимуллаштыра.

Симптомнар: тәндә сәбәпсез күгәрүләр, кан тамырлары ятьмәсе барлыкка килү.

Чыганаклар: яшел чәй, цитруслылар, виноград, татлы борыч, чия, сарымсак, томат, карабодай. Ләкин бу азыкларны чи яисә ярым чи килеш кулланырга кирәк.

 

Никотин кислотасы (РР, В3 витамины, ниацин).

Симптомнар: тән тиресенең коргаксуы, агаруы, иреннәрнең күгәреп торуы.

Чыганаклар: балык, бодай үсентеләре, ананас, чөгендер, карабодай, фасоль, тавык ите, йомырка, арахис һәм сыр.

 

ВИТАМИННАРНЫ КҮП ЭЧҮ ЯХШЫМЫ?

Гадәттә, витамин белән агуланулар аз очрый, мондый хәл, күпчелектә, дару кабул иткәндә була. Һәм аларның зур дозаларыннан курку бөтенләй юк, “бу бит витамин гына, дару түгел” дигән фикер өстенлек итә. Әмма A һәм Д гипервитаминозлары шактый авыр уза. Бу матдәләр күзәнәкләргә тиз үтеп керә һәм тәүлеклек норманы ун тапкыр арттырганда ук агуланырга мөмкин. Тәүлегенә 2000 мг С витамины кабул итү йокысызлык, тән кызышу, баш һәм эч авыртуы, баш әйләнү, теш эмале зарарлану, артериаль басымның күтәрелүе, эч китү кебек күңелсез хәлләргә китерә ала. Никотин кислотасын ач карынга кабул иткәндә, бит һәм билдән югары тәннең кызаруы күзәтелергә мөмкин. B6 витамины нормасын арттыру нерв системасын зараралый. Фолий кислотасын артык  кабул иткәндә эмоциональ үзгәрешләр, тиз ару, ашкайнату бозылу күзәтелә. Шуңа күрә витаминнарны чамадан тыш кулланырга ярамый.

 

КОВИД БЕЛӘН АВЫРГАННАН СОҢ...

Ковид авыруы хәтта җиңел формада узса да, табиблар, гадәттә, витаминнар эчәргә киңәш итә. Терелеп, тернәкләнү курсын үткәндә алар шулай ук алыштыргысыз. Бу очракта поливитаминлы (нигездә, Д, С һәм В төркеме витаминнары) комплекслар һәм цинк, магний һәм селен микроэлементлары ярдәмгә килә. Алар нерв системасын, стресска чыдамлылыкны һәм иммунитетны ныгытуга ярдәм итә, шулай ук киләчәктә өзлегүләр килеп чыгу ихтималын киметә.

 

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләде.

Фото: Pixabay.

Витаминнарны белеп эчәсезме?
Витаминнарны белеп эчәсезме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: