Барлык яңалыклар
Киңәш базары
4 октябрь 2021, 16:56

Балан бик тә файдалы

Аны чын мәгънәсендә "витамин сандыгы" дип атап була.

Балан бик тә файдалы
Балан бик тә файдалы

Балан составында А, В5, В9, Е, К, РР витаминнары бар. Мәсәлән, С витамины лимонга караганда 70% ка күбрәк. Минералларлардан калий, кальций, кобальт, магний, цинк, фосфор, ванадий, йод, тимер, олеин һәм кырмыска кислотасы, эфир майлары, пектин, фитонцидлар барлыгы билгеле.

Һәм бу җимеш авитаминозны дәвалау өчен үтә файдалы, ул иммунитетны ныгыта, ашкайнату системасы, бавыр эшчәнлеген җайга сала, нерв системасын тынычландыра, холестерин дәрәҗәсен киметә, үпкә яман шешен дәвалауда һәм профилактикалауда ярдәм итә. Хатын-кызларга аны күрем циклы бозылганда, эндометриоз белән авырганда, күкәйлекләрдә киста булганда кулланырга киңәш итәләр.

Балан шулай ук тәмәке тартудан, алкоголь кулланудан килеп чыккан тискәре нәтиҗәләрне бетерергә ярдәм итә. Ир-атларда простатит авыруын кисәтүдә нәтиҗәле.

Томау, грипп йокканда аны изеп, морс итеп эчү нәтиҗәле булыр -- какырыктан коткарырга сәләтле.

Әмма артериаль кан басымы түбән булучыларга аны саклык белән кулланырга кирәк.

Көненә биш аш кашыгы балан шифалы эффект өчен бик җиткән. Гастрит авыруы кискенләшкәндә, җенес әгъзалары ялкынсынганда һәм бәвел әгъзаларында таш булганда, кайбер бавыр авыруларыннан интеккәндә аны куллану ярамый.

Шулай ук бу җимешне ач карынга ашау зарарлы.

Балан бик тә файдалы
Балан бик тә файдалы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: