Барлык яңалыклар
Киңәш базары
1 октябрь 2021, 11:32

Гөлҗимеш өлгерде

Еллык витамин запасы кирәксә, гөлҗимеш җыярга онытмагыз.

Гөлҗимеш өлгерде
Гөлҗимеш өлгерде

Гөлҗимешнең йөзләрчә төре билгеле. Байтагында  С витамины күп. Җимешләре – витамин заводлары өчен төп үсемлек чималы. Бу максаттан аны  бөтен дөньяда,  бигрәк тә Европада һәм Азиядә сәнәгать плантацияләрендә үрчетәләр.

Мәсәлән, гөлҗимеш җимешләрендә аскорбин кислотасы карлыган җимешләренә   караганда – 10 тапкырга,  лимон белән чагыштырганда,  50 тапкырга күбрәк, ә нарат, чыршы һ. б. ылыслы агачларына караганда 60-70 тапкыр артык. Шулай ук составында В, В1, А, Е, К, РР витаминнары,   гидрокси-янтарь һәм лимон кислотасы, кальций (Ca), магний (Mg), фосфор (P), калий тозлары; фитонцидлар (бактерия һәм микроскопик гөмбәләрн үтерә торган матдәләр), эфир майлары, тимер бар.

Җимешләрне бәвел юллары авыруларыннан, үт кудыручы, ялкынсынуга каршы, диуретик чара буларак, эч киткәндә, авыз куышлыгы ялкынсынганда  кулланалар.

Шулай ук аның төнәтмәсе азканлылыкны дәвалый, атеросклерозны кисәтә, кан әйләнеше системасын зарарлы матдәләрдән чистарта; иммунитетны күтәрә; кан басымын киметә; ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта; артык авырлыкны киметергә ярдәм итә.

Гөлҗимеш җимешләрен көз уртасында, салкыннар төшкәнче җыялар. Җиләс караңгы урында киптерәләр. Пыяла банкаларда караңгы урында күп дигәндә бер ел   саклыйлар.

Төнәтмә ясаганда төп шарт – җимешләрне кайнатмау. "Водяная баня", ягъни сулы кәстрүлдә төнәтү – иң яхшысы.

Фото: Pixabay.

Гөлҗимеш өлгерде
Гөлҗимеш өлгерде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: