Барлык яңалыклар
Киңәш базары
9 сентябрь 2021, 15:59

Миләшнең файдасы

Миләшнең  кеше организмы өчен файдасы ифрат күп. Белеп кулланырга гына кирәк.

Миләшнең файдасы
Миләшнең файдасы

Кызыл миләшнең файдалы үзенчәлекләреннән тулы бер исемлек төзергә мөмкин. Болар түбәндәгеләр.

1. Миләш составына керүче матдәләр эчәк инфекцияләрен юкка чыгара һәм гөмбәчекләрнең үсешен тоткарлый.

2. Әгәр организм ниндидер авырудан соң бик нык көчсезләнгән икән, миләшне куллану көч-куәт өстәр.

3. Миләшне организмда матдәләр алмашын нормальләштерү, метаболизмны стимуляцияләү өчен дә кулланалар.

4. Бөерләрдән ташлар чыгару һәм бәвел кудыру үзлегенә ия.

5. Йөрәк-кан тамырлары системасы эшен нормальләштерә, канда холестерин дәрәҗәсен киметә.

6. Метеоризмнан дәвалый,  токсиннарны куа һ. б.

Миләш төнәтмәсен ясауның төрле ысуллары бар. Алар интернетта тулып ята.

Ә без әби-бабайларыбыз кулланган ысулны хәтергә төшерик. Җыеп киптерергә дә өстәлгә матур гына савытка салып куярга. Һәм искә төшкәндә яисә нәрсәдер ашыйсы килгәндә, бер-ике миләш төймәсен кабып җибәрергә. Витаминнарың бер читтә торсын. Миләш белән бергә балан, кара миләш җимешләрен дә киптерсәгез, файдалы матдәләр, микроэлементлар кыш буе өстәлегездән өзелмәс, дуслар!

Миләшнең файдасы
Миләшнең файдасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: