Барлык яңалыклар
Киңәш базары
22 июль 2021, 10:00

Билең авыртса

Гади генә бу күнегүләр бил авыртуын, кул белән сыпырып алгандай, юк итә...

Билең авыртса
Билең авыртса
Билең авыртса
Билең авыртса
Билең авыртса

Күпләр хәзер утырып эшли, компьютер экранына текәлеп, көннәр, айлар, еллар үтә. Билнең авырта башлавы, остеохондроз да озак көттерми. Һәртөрле дарулар, майлар вакытлыча гына шифа бирә.

Бу очракта гади генә күнегүләр ярдәмгә килер. Аларны шифаханәләрдәге дәвалау физкультурасы тренерлары яратып куллана.

Бүгенгә  “Алтын балык” күнегүен тәкъдим итәбез. Ярга ыргытылган балыкның чәбәләнүен күргәнегез бармы? Күнегү нәкъ шуңа охшаган.

Тигез каты җирлеккә, мәсәлән, идәнгә чалкан ятабыз. Кул учларын җилкә астына куябыз. Аяк очлары өскә карап тора. Бу – беренче торыш булыр.

Башны уң якка борабыз. Уң яңакны мөмкин кадәр идәнгә тидерергә тырышабыз. Бер үк вакытта аяк очларын сул якка борабыз. Аяк бармакларын мөмкин кадәр сузып, идәнгә якынайтырга тырышабыз. Гәүдәне, бил, арканы идәннән аермаска тырышырга кирәк. Бары тик аяклар һәм баш белән муен эшли, шул ук вакытта алар бил-арка мускулларын, юеш чүпрәкне боргандай, суза-тарта. Бу – икенче торыш.

Аннан кире беренче торышка кайтабыз.

Өченче торышта башны – сул, аяк очларын уң якка борабыз.

Гәүдә язылганчы, бу күнегү акрын гына ясала. Бераз өйрәнгәч, аны тиз-тиз кабатларга була. Ким дигәндә, һәр якка 10 тапкыр сузылып алу кирәк.

Йокыдан уяну белән, бераз киерелеп-сузылып алгач, караватта да ясарга мөмкин.

Башка күнегүләр турында соңрак язарбыз.

Безнең сайтны күзәтеп барыгыз, дусларыгызга да сөйләгез, социаль челтәрләрдә уртаклашыгыз, лайклар куегыз!

 

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: