Барлык яңалыклар
Киңәш базары
21 июль 2021, 10:19

Паразитлардан коткаручы

Кайчак сусыл матур җиләкләрне юмыйча да кабарга яратабыз. Әмма тәмле җиләкне без генә түгел, башка җан ияләре, шул исәптән паразит суалчаннар да ярата. Алардан котылу өчен пижма – менә дигән чара. Пижма чәчәкләрен июнь азагыннан сентябрьгә кадәр җыярга була.

Паразитлардан коткаручы
Паразитлардан коткаручы

Пижма чәчәге әллә кайдан сап-сары булып күренеп, игътибарны җәлеп итеп тора. Миләшнекенә охшаган яфракларын, яссы сары төймәләрен башка үләннеке белән бутау мөмкин түгел.  Чәчәк кәрҗиннәрен өзеп я кисеп алып, караңгы җиләс урында киптерәләр. Югары температурада киптерү кирәкмәс, югыйсә эфир майлары парга әйләнәчәк. Кипкән пижманы өч елга кадәр сакларга мөмкин.

Пижма чәчәкләренең лямблиозга, черү процессларына каршы, үт кудыручы, спазмнарны басучы тәэсире бар. Аның төнәтмәсе ашказаны кислоталылыгын күтәрергә, аппетитны яхшыртырга сәләтле. Медицинада пижманы күбесенчә ашказаны-эчәк авырулары, бавыр, үт куыгын дәвалауда кулланалар. Шулай ук пижма чәчәкләрен организмнан бабасыр, аскаридлар, башка паразит суалчаннарны кудыру өчен эчәләр.  Эксперименталь юл белән пижманың тән температурасын төшерүдә, кан туктатуда, тир кудыруда, бизгәккә каршы, күрем циклын көйләүче чара сыйфатында нәтиҗәле булуы ачыкланган.

Гельминтоздан (паразит суалчаннардан) котылу өчен, гадәттә, 1,5 аш кашыгы пижма чәчәгенә 1 литр кайнап торган су коеп,  сулы кәстрүлдә (водяная баня) 10-15 минут, яисә термоста 4 сәгатьләп төнәтәләр. Ашар алдыннан 20-30 минут кала көненә 3 тапкыр  эчәләр. Дәвалау  3-5 көн дәвам итә. Курс азагында эч йомшарткыч дару я үлән эчү хуплана.

Шулай ук тәүлегенә ике тапкыр, 5 грамм чәчәкне ваклап, коры килеш су белән йотарга була. Моны ай буе кабатларга киңәш итәләр.

Яисә 10 грамм пижма, 3 грамм әрем һәм 5 грамм канәферне (гвоздика) ваклап, катнашма ясарга мөмкин. Катнашманы  5 грамм микъдарында ач карынга кабул итәләр. Икенче көнне катнашманы ике тапкыр эчәләр. Өченче көннән башлап, порошокны 3 көнгә бер тапкыр куллануга күчәләр. Дәвалау 10 көн дәвам итә.

Пижма чәчәкләре арпаны дәвалау өчен дә кулланыла: көненә алты тапкыр берничә коры чәчәкне су белән йоталар. Дәвалау курсы тулысынча савыкканчы уздырыла.

Чәчәкләрдән буыннар ялкынсынганда ванна һәм примочкалар да ясарга була. Аякларны көзән җыерганда төнәтмәсен аяк ванналарына кушалар.

Ләкин пижманы күп микъдарда куллану агулануга китерергә  мөмкин икәнен онытмагыз. Аны авырлы ханымнарга, 7 яшькә кадәрге балаларга, кан басымы югары булганда, яман шеш белән авыручыларга эчәргә ярамый. Дәваланганда табиб белән киңәшләшү мотлак.

Фото: pexels.

Паразитлардан коткаручы
Паразитлардан коткаручы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: