Барлык яңалыклар
Киңәш базары
20 июнь 2021, 13:28

Сәламәтлекнең бер сере

Мунчадан чыккач, моңа гадәтләнсәң, күп авырулардан дәва табып була.

Безгә килгән хатлардан
"Мин озын гомерле сәламәт кешеләрне күзәтергә яратам. Алар нәрсә ашый, эчә, ничек дәвалана? Күпме йоклый, ничек эшли? Һәм, ниһаять, ничек уйлый? Күзәтүләремнең берсе белән уртаклашмакчымын.
Минем картәни 90 яшькә җитеп вафат булды. Аның, мунчадан чыккач, бер кызык гадәте бар иде. Без йотлыгып су эчәргә ашыксак, ул, киресенчә, шактый зур чеметем тоз каба. Аптырыйбыз, ниче инде эсседән сусап кайтканда, тоз кабып булсын ди! Әмма, олыгая төшкәч, үзем дә шулай итә башладым. Чынлап та, моның файдасы зур икән. Бердән, сусын басыла. Икенчедән, тамак авыртып торса, кул белән сыпырып алгандай, юкка чыга. Өченчедән, теш, аеруча уртларның сызлавы басыла.
Берчак, бу ысулның фәнни аңлатмасына да очрадым. Баксаң, югары температурада, бу очракта мунчада, тән кызгач, гәүдәдә иң салкынча урын авыз куышлыгында була икән. Бактерия-вируслар авызга җыела. Тоз исә, табигый консервант буларак, алардан котылуның яхшы бер чарасы.
Өлкәннәрнең тәҗрибә-акылына сокланырлык. 90га җитеп килгән бер бабай исә, мунчадан кайткач, тоз капмаса да, иң беренче эш итеп, авызын чайката. Каян белгән диген? Юкса, боларны мәктәптә, югары уку йотында да укытмыйлар, телевизордан да сөйләмиләр..."
Сәламәт булыгыз, дуслар! Сез дә бу гади, әмма үтемле чараларны кулланып карагыз.
Фото: Pixabay
Читайте нас: