Барлык яңалыклар
Киңәш базары
17 июнь 2021, 08:48

Балам тотлыкмасын, дисәгез...

Үсә төшкәч, тотлыгу бетәр, дигән фикер һич кенә дә дөрес түгел. Киресенчә, сөйләм тагын да начарланырга мөмкин.

Тотлыгу – сөйләм теленең җитди бозылуы ул. Өлкәннәр белән тыгыз аралаша башлагач, сабыйлар үз фикерен белдерергә омтылыш ясап карый. Сөйләм формалашкан 2-5 яшьләр тирәсендә тотлыгу барлыкка килә дә инде. Аның белән өлкәннәр дә, балалар да иза чигә. Малайларга караганда кызлар 4 тапкыр күбрәк тотлыга. Үсә төшкәч, тотлыгу бетәр, дигән фикер һич кенә дә дөрес түгел. Киресенчә, сөйләм тагын да начарланырга мөмкин. Тотлыгуга сөйләмнең бозылуы дип кенә карарга кирәкми. Андый бала тыныч йоклый алмый, аппетиты начарлана, төнлә куркып, елап уяна. Тотлыгуның кимчелекләре баланың психикасында да күзәтелә. Андый бала тиз үпкәләүчән, ярсып китүчән, елак була. Төнлә бәвелен тота алмау күренеше дә күзәтелергә мөмкин.
Кайберәүләр тотлыгуны курку, бәрелүдән була дип ялгыша. Тотлыгу баланың сөйләм теленә булышлык иткән факторларның бозылуы аркасында башлана. Мәсәлән, ата-анасында неврологик авырулар булса, бу да йогынты ясамыйча калмый. Хәтта төрле инфекцияләр, баш мие җәрәхәте дә тотлыгу китереп чыгарырга мөмкин. Тотлыгуның тагын бер сәбәбе итеп балалар бакчасында яки мәктәптә килеп күңелсез хәлләр, әти-әнисенең үзара бәхәсләшүе, куркыныч төшләр күрүне дә санарга була. Ике яше тулган сулагай баланы яңадан уң кул белән эшләргә өйрәтү дә неврозга һәм тотлыгуга китерергә мөмкин. Бу очракта, киресенчә, баланы ике кулы белән дә эшләргә өйрәтергә кирәк. Ә ике кул белән бертигез эшли белгән баланың сөйләм теле камил була.
Баланы берьюлы берничә телдә сөйләшергә өйрәтү дә тотлыгуның төп сәбәпләренең берсе булып тора икән. Хәтта кайбер белгечләр, биш яшькә кадәр балага чит тел өйрәтмәскә кирәк, ди. Мәсәлән, теле ачылып килүче баланы кайбер кеше үз якларындагы диалектта сөйләштерергә тырыша. Бу да хата. Баланың сөйләме формалашканда сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәтергә кирәк. Аның кемгәдер охшарга теләп сөйләшүе, фикерен ашыгып әйтергә тырышуы, берничә хәрефне йотып сөйләшүеннән дә тотлыгу барлыкка килергә мөмкин.
Тотлыккан балага ничек ярдәм итәргә?
– Балага уңайлы мохит тудыру зарур.
– Бертуктаусыз сөйләшүдән тыярга кирәк.
– Тотлыгуның беренче көннәрендә үк психоневрологка күренү мөһим.
– Психоневролог логопедка җибәрергә тиеш.
– Тотлыгуны озакка сузарга ярамый.
– Вакытында тиешле чаралар күрелсә, әти-әниләр өйдә дә бала белән логопед кушкан күнегүләрне ясаса, уңышка ирешеп була.
Фото: smartafisha.ru
Читайте нас: