Барлык яңалыклар
Киңәш базары
15 июнь 2021, 10:23

Кырмыскадан котылып була икән

"Имән утыны сатып алып, мунчага кертеп тутырдым. Ул исләре!.. Әмма ул миңа гына түгел, кырмыскаларга да ошаган булып чыкты"...

Кырмыскадан котылу чарасы турында укучыбыз, Мәдинә Исхакова-Ихсанова (https://vk.com/id562211726) шул хактагы пост астына язган комментарийда хәбәр иткән иде. Аның язуынча, кырмыска йөри торган урынга аш содасы сипсәң, алар үзләре чыгып китә. Бу хәбәргә тәүдә ышанасы да килмәде. Ничек инде, әллә нинди дару-агуларга да бирешмәгән бакча кырмыскасы гап-гади аш содасыннан куркып торсын инде. Җитмәсә, быел алар бигрәк күп, берничек тә җиңеп, котылып булмас кебек.
Әмма аш содасының чынлап та файдасы бар икән. Бу хакта инде исемен атамауны үтенгән башка бер укучыбыз язып җибәргән.
"Имән утыны сатып алып, мунчага кертеп тутырдым. Ул исләре! Әмма ул миңа гына түгел, кырмыскаларга да ошаган булып чыкты. Иртәгәсенә барып керсәм, һушым китте: утынны кырмыска сырып алган. Кырмыска оясына гына әйләнәсе калган. Шулчак "Тулпар" журналының "Бәйләнештә"ге төркемендә укыган бер киңәш искә килеп төште. Хатыннан сорап алып, бер учтай аш содасын утын өстенә, кырмыскаларның йөргән юлларына сиптем. Алар исә, берни булмагандай, йөгерешүләрен дәвам иттеләр. Уңышка өметем юк иде. Тагын нәрсә кулланып карарга дип, баш ваттым. Шулай да берәр көн үтсен әле, дип уйладым. Иртәгәсенә кереп карасам үз күзләремә үзем дә ышанмый торам: азайган бит теге рәхмәт төшкереләре! Урыслар әйтәләр бит: "Гениальное – просто", ягъни "Гениаль әйбер гап-гади". Тагын да берничә көннән "дуслар" бөтенләй күренми башлады. Рәхмәт "Тулпар"! Болай булгач, журналыгызга да язылмый булмый инде", – дигән.
Менә шулай, дуслар! "Тулпар" – якын дус та, кирәк чакта, тугры киңәшче дә. Безнең белән бергә булыгыз! Ә бакчагызда җиләк-җимешләрегез мул булсын!
Читайте нас: