Барлык яңалыклар
Киңәш базары
3 июнь 2021, 13:48

“Филология”ме, әллә “Педагогик белем бирү”ме?: нинди профессия алачаксыз?

Беренче карашка, ике юнәлеш тә бер үк өлкәдәге белгечләр әзерләгән кебек тоелса да, чынлыкта, алай түгел икән. Хәзер бу мәсьәләгә ачыклык кертербез.

Миңа быел Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында яңа ачылган “Филология һәм медиакоммуникацияләр” юнәлеше өчен уку-укыту программасын төзергә туры килде. Шунда “Филология” һәм “Педагогик белем бирү” юнәлешләре арасында һөнәри аерымлыкларның зур булуына шаклар каттым! Беренче карашка, алар бер үк өлкәдәге белгечләр әзерләгән кебек тоелса да, чынлыкта, алай түгел икән. Хәзер бу мәсьәләгә ачыклык кертербез.
“ПЕДАГОГИК БЕЛЕМ БИРҮ” ЮНӘЛЕШЕ КЕМНӘРНЕ ӘЗЕРЛИ?
Бу иң актуаль, һәркемне борчыган сорауларның берсе. Һәр юнәлешнең нинди һөнәр ияләрен әзерләп чыгаруы Федераль дәүләт стандартларында кануни рәвештә беркетелгән. “Педагогик белем бирү” юнәлеше буенча югары белем алучылар бары тик мәгариф һәм фән өлкәсендә генә эшләү хокукына ия. Дәүләт стандартларында аларга өч төрле һөнәр беркетелгән:
а) Педагог, ягъни мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләү, башлангыч, тугызъеллык һәм урта мәктәпләр укытучысы. Монда аңлатма биреп тору кирәкми.
б) Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү оешмалары педагогы. Шулай итеп, сез үз профилегез буенча якшәмбе мәктәпләрендә укыта аласыз, төрле түгәрәкләр оештырырга хокукыгыз бар, шулай ук өлкәннәр өчен, мәсәлән, татар теле укыту, әдәбият өйрәнү буенча курслар оештырырга мөмкинсез.
в) Һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү педагогы. Бу исә сезнең киләчәктә урта һөнәри белем бирүче колледж-лицейларда, кадет мәктәпләрендә, техникумнарда үз белгечлегегез буенча укыту хокукына ия булуыгызны аңлата.
ПЕДАГОГ ЖУРНАЛИСТ БУЛЫП ЭШЛИ АЛАМЫ?
Ни кызганыч, нинди генә оста каләм иясе булмасын, “Педагогик белем бирү” юнәлешен тәмамлаган яшьләргә яңа Федераль дәүләт стандартлары мондый мөмкинлек бирми. Аларга я икенче югары белем алырга (ә ул түләүле!), я укуларын магистратурада “Журналистика” юнәлеше буенча дәвам итәргә туры киләчәк. Ике очракта да өстәмә һөнәр алу өчен гомерегезнең кимендә тагын ике елы сарыф ителәчәк.
Ләкин, дәүләт стандартлары азрак вакыт укып, күбрәк һөнәр алу мөмкинлеген дә бирә. Парадокс, ләкин бу – факт! Моның өчен мәктәпне тәмамлау белән “Филология” юнәлешенә укырга керергә кирәк.
ПЕДАГОГ – ҺӨНӘР, Ә ФИЛОЛОГ?
Ә филолог – һөнәрләр җыелмасы, дип җавап бирер идем мин бу сорауга. “Филология” юнәлеше буенча “бакалавр” дәрәҗәсен алгач, бихисап күп төрле төрле өлкәләрдә эш алып барырга мөмкин. Һәм сезгә бернинди дә өстәмә түләүле курсларда уку кирәк булмаячак.
  1. Мәгариф өлкәсендә филологлар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч, тугызъеллык һәм урта мәктәпләрдә иркенләп укыта ала. Шулай ук алар балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү оешмаларында эшләү мөмкинлегенә дә ия. “Педагогик белем бирү” юнәлешен тәмамлаучылардан бердәнбер аерма шул: филологларга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә эшләү хокукы бирелмәгән, ягъни алар техникум-лицейларда, һөнәри колледжларда белем бирә алмый. Ләкин бу – бердәнбер җитешсезлек.
  2. “Филология” юнәлеше буенча 2020 елның 12 августында кабул ителгән Федераль дәүләт стандарты мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә экскурсияләр алып баручы – гид сыйфатында эшләү мөмкинлеген бирә. Ягъни, укуыгызны тәмамлау белән сезне туристик агентлыклар, музей-күргәзмәләр эшкә көтеп тора.
  3. Шулай ук сез әлеге юнәлеш буенча укып, “Мәгълүмати ресурслар буенча белгеч” һөнәрен дә алып чыгасыз. Бу исә кичәге студентның Интернетта, китапханәләрдә, башка мәгълүмат ресурсларында эшләү хокукына ия булуын аңлата.
  4. Филологларга административ-идарә һәм офис хезмәткәре буларак та эшләү хокукы бирелә. Алар “Оешма белән идарәне оештыру һәм документлар белән тәэмин итү белгече” һөнәрен алып чыгалар. Бу исә аларга кадрлар бүлеге хезмәткәре, делопроизводитель, спич-райтер, кыскасы, кайда тел һәм язу осталыгы кирәк, шунда эшләү мөмкинлеген бирә.
  5. Ләкин филологлар өчен “оҗмах” – ул массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият һәм полиграфия өлкәсе. Әле берничә ел элек кенә бу өлкәдә эшләү өчен мотлак журналистика факультетын тәмамлап, “журналист” дипломына ия булуны таләп итә башлаганнар иде. Шөкер, хөкүмәт узган елны акылына килде. Хәзер әлеге өлкәдәге һөнәрләр “Филология” юнәлешенә кертелгән. Федераль дәүләт стандарты бу өлкәдә берьюлы дүрт һөнәр буенча эшләү мөмкинлеген бирә. Менә алар:
  6. а) Массакүләм мәгълүмат чаралары корреспонденты. Ягъни филологка эшкә урнашу өчен район һәм республика басмаларының, радио-телевидениенең ишекләре ачык. Осталык, кешеләр белән аралаша белү генә сорала.
    б) Телевизион тапшыру алып баручысы. Владимир Познер, Александр Невзоров, Наил Юнысов, Илдар Кыямовлар кебек алып баручыларның даны сезгә тынгы бирми икән, “Филология” юнәлешенә рәхим итегез!
    в) Теле-, радиотапшырулар әзерләү буенча белгеч. Шулай итеп, сез телевизион яки радиоканалларга эшкә кереп, үз тапшыруларыгызны булдыра алачаксыз, аларның сценариен төзү, декорацияләрнең нинди булачагын билгеләү дә үз хокукыгызда.
    г) Массакүләм мәгълүмат чаралары редакторы. Бу һөнәр күбрәк китап нәшер итүгә һәм журналлар чыгаруга кагыла. Ни өчен дигәндә, бу өлкәдә эшләүчеләр үзләре язудан тыш, әдәби әсәрләрне, китапларны редакторлау – аларны әдәби эшкәртү, тел-стиль ягыннан шомарту белән шөгыльләнә. Бу өлкәдә чирек гасырдан артык эшләгән кеше буларак тулы хокук белән әйтә алам: редакторлау узгач, кайбер авторларның материалларында үзләре язган исем һәм фамилиясе генә кала. Шуңа күрә бу эш аерым җаваплылык сорый.
    Күренүенчә, чынлап та, педагог һөнәр булса, филолог һөнәрләр җыелмасы булып чыга.
    ЙОМГАК УРЫНЫНА
    Сүземнең ахырында мәктәпне тәмамлаучы яшьләргә һәм аларның ата-аналарына шуны әйтер идем: нинди генә юнәлеш буенча укысагыз да, нинди генә диплом алсагыз да, бу әле иң мөһиме түгел. Эшкә кабул иткәндә, җитәкчеләр, беренче чиратта, дипломыгызның “төсе”нә түгел, ә һөнәри маһирлыгыгызга, уку дәверендә ирешкән казанышларыгызга, сөйләшә белү, язу осталыгызга, иҗади талантыгызга игътибар итәчәк. Ә нинди юнәлешне сайлау – анысы инде үз ихтыярыгызда...
    Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
    Фото: https://sgau.ru
    Читайте нас: