Барлык яңалыклар
Киңәш базары
2 июнь 2021, 10:54

“Филология”ме, әллә “Педагогик белем бирү”ме?

Булачак тел-әдәбият белгечләре республикабызның барлык гуманитар уку йортларында да диярлек ике юнәлеш – “Филология” һәм “Педагогик белем бирү” буенча әзерләнә. Шушы ике юнәлешнең кайсын сайларга соң?

Җәй җитте. Мәктәп тәмамлаучылар өчен иң кызу чор. Башта тик бер уй: кая укырга керергә? Билгеле, күпләр язмышларын тел-әдәбият, мәгариф, журналистика, ягъни гуманитар өлкә белән бәйләргә тели. Ләкин биредә яшьләрне янә бер дилемма көтә. Булачак тел-әдәбият белгечләре республикабызның барлык гуманитар уку йортларында да диярлек ике юнәлеш – “Филология” һәм “Педагогик белем бирү” буенча әзерләнә. Мин биредә татар теле һәм әдәбиятын гына күз уңында тотмыйм, рус теле һәм әдәбияты, башкорт теле һәм әдәбияты буенча да шул ук хәл. Шушы ике юнәлешнең кайсын сайларга соң? Бүген без булачак шушы мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышырбыз.
Уку вакыты
Иң беренче чиратта шуны исегездә тотыгыз: “бакалавр” дәрәҗәсен алу өчен югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә “Филология” юнәлеше буенча – 4 ел, “Педагогик белем бирү” юнәлешендә 5 ел укырга туры киләчәк. Читтән торып белем алырга теләүчеләр өчен уку вакыты бер елга арта һәм филологлар өчен – 5 ел, педагоглар өчен 6 ел тәшкил итә.
Кабул итү имтиханнары аерыламы?
Аерыла. “Педагогик белем бирү” юнәлешендә укырга теләүчеләр мотлак рәвештә рус теле һәм җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) тапшырырга тиеш булса, “Филология” юнәлешенә гариза тапшыручылар өчен рус теле һәм рус әдәбияты буенча БДИ нәтиҗәләре булуы мотлак.
Турысын әйтергә кирәк, бүген мәктәпне тәмамлаучылар җәмгыять белеме буенча имтиханны ешрак тапшыралар, шуңа күрә “Педагогик белем бирү” юнәлешендә конкурс та зуррак. Югыйсә, ике юнәлешнең дә үзәгендә тел һәм әдәбият тора. Бу мәсьәләдә Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына уйланырга урын бар.
Вузларның милли бүлекләренә керергә теләүчеләр югарыда аталган ике предмет буенча БДИ нәтиҗәләреннән тыш, туган тел (татар, башкорт, чуваш) буенча да эчке имтихан тотарга тиеш. Бу “Педагогик белем бирү”гә дә, “Филология” юнәлешенә дә бердәй кагыла.
(Дәвамы бар.)
Фото: ometre.ru
Читайте нас: