Көчле гаиләләрнең күч аерып чыгаруы – бик мөһим мизгел. Ул май ае азакларында башлана. Барысы да түгел, бигрәк тә күч чыгаручы нәселдән булган урта урыс токымы, климатик шартлар уңай килсә, июнь, июль айлары азакларына кадәре үк аеручан. Кайбер очракларда августта да яңа күчләр чыккалый. Сизми, күрми калсаң, ераккарак та очып китеп кунаклый. Аннан эзләп кара инде.
Июнь, июль, август айларында бал кортлары туктаусыз үрчем үстереп, гаиләне көчәйтә (табыш чорында гаиләдә кортлар саны 70-75 меңгә, хәтта күбрәккә дә җитә, диләр). Шуның белән бергә үзләренә кышкылык азык запасы да туплап кала, хуҗа куйган магазин рамнарына да җыеп өлгерә. Көчле дип исәпләнгән корт гаиләләре яңа куелган кәрәзләрне дә кабарта, Инә анда йомыркаларын сала, кортлар тәрбияләп үстерә. Бәллүдәге нәни балаларны татлы, туклыклы сөт белән кирәк кадәр тукландыралар.
Кайберәүләр, кортлар иртә яздан ук балны җыйсыннар дип, магазиннарны тутырып кәрәзле рамнар урнаштыра. Минемчә, алай бик дөрес түгел. Без башта кортлардан аскы каттагы рамнарга чәчкә балын җыйдыртырга тырышабыз. Ул бик сыйфатлырак булучан. Кышлату чорында андый азыклар бал кортларына зыян иткәнне хәтерләмим. Астагы рамнарга җитәрлек җыйгач кына, без рамлы магазиннар куябыз.
Корт семьясы күчләр аермасын, балны күбрәк җыйсын дип Инә казаннарының барсын да өзеп бетерүче хуҗалар да бар. Аларның кортлары быел балны бәлки күп җыяр, ләкин карт Инәне алмаштыра алмыйлар. Күч аерып чыгармасын дип инә казаннарын өзә баргач, ничек итеп яшь Инә тусын инде? Карт Инә умартада тагын кала. Ул серкәне картайган саен әзрәк салучанлыгы билгеле. Аны ике ел саен алыштыралар.
Умартадан күчләр аерылып чыкканда, гадәттә, аталанган, йомырка сала торган Инә дә аның белән бергә китә. Ул яңа семья белән эшли һәм яши башлый. Оядагы семьяда яңа инә чыгару өчен берничә яңа казаннар була. Калган бал кортлары тәрбияләп, аларның чыкканын көтәләр.
Күчләр аерылып чыкмаган очракта, инәне яшькә алыштырырга мөмкинме?
Инә имгәнсә яки семьяда канәгатьләнерлек эшли алмаса, тыныч алыштыру була. Умартачы андый хәлне белми калуы бик ихтимал. Кортлар бу очракта инә казаннарын артык күп салмый. Дистәгә дә җитмәскә мөмкин.
Аерырга әзерләнгәндә исә урта урыс кортлары егерме, утыз һәм аннан да күбрәк инә казанын ясый. Алар да Инәне тыныч кына алыштыргалый. Карт инә белән яше умартада кыска вакытка гына бергә яшәргә мөмкин.
Берничә ел элек Кырла авылындагы фермер Фәнзилгә инә эзләп барырга туры килде. Аның кичтән күч аерган умартасы бар иде. Ләкин мин барганда күктә яңгыр болытлары куера башлады. Җил дә көчәеп-көчәеп искәләде. Умартаны ачарга берничек тә мөмкинлек тумады. Көн үтеп бара. Яшь инәләр чыккан булса да, алар бер-берсен ягъни көндәшләрен юк итәргә тиешләр бит. Арадан тик берәү генә исән калачак. Ниһаять, көн кичкә шактый гына авышканда һава бераз тынычланды. Дустым, битлеген киеп, төтәсләгечен алды да умартасы янына чыкты. Күк йөзе беразга ачылды. Без дә шуннан файдаланып, умартадан мендәр, чүпрәкне алып, тиз-тиз генә дуска семьяны караша башладык. Ышанырсызмы, кичә аерган семьядан бүген миңа -- сигез, үзенең күршесенә тагын ике тере Инә тотып бирде. Яңа гына чыккан яшь инәләр эшче кортлар арасында йөгерешеп йөриләр иде. Күрәсең, яшь инәләр арасында бик каты алышлар булмаган, я инде алар сугышырга өлгермичә яшәп торганнар.
Яшь инәләрне тартмаларга салып кайттык та картларны яшьләргә алыштырдык. Яңа инәләр урта урыс токымыннан иде. Барсы да әйбәт эшләп киттеләр. Берничәсен отводларга салып, яңа семьялар оештырдык. Менә шулай карт инә чыгып киткәч, семьяда бик кыска вакыт булса да, яшләре дә беразга яшәп торырга мөмкин икән. Дөрес, бу хәл бик азга гына дәвам итә. Чөнки алар икесе бер умартада озак яши алмый. Бу хәл күптән исбатланган.
Шулай итеп, күч аерылып чыкты, каядыр барып кунды, карт Инә алар белән бергәләп китте. Яңа күч кунган җирендә тынычлангач, умартачы аны тубалга җыеп алды. Шунда ук аны базга яки башка берәр салкынчарак уңай урынга, мәсәлән, омшаникка я салкын базга илтеп урнаштырды. Бу бик яхшы.
Умартачылык белән яңарак кына шөгыльләнә башлаган кайберәүләр корт күче белән тубалны калай түбәле келәткә я берәр машина гаражына элеп куя, яисә, чыкмаслык итеп, калын чүпрәккә төреп саклый. Шул сәбәпле кортларны эретүчеләрне дә мин беләм. Я ерактан машинада алып кайтканда, чыгып чагудан куркып, бик күп кортларны юк итүләрен ишеткән бар. Алай һич ярамый. Тубалны салкынча, тыныч урынга куегыз. Кортлар тиз тынычланыр.
Шулай да карт инә күч белән очып киткәндә бишектә (казаннан) яшь инәнең чыгып өлгермәгән очраклары аз түгел. Менә шундый чакларда ятим калган семьяда кортларның эшчәнлеге бераз кими төшә. Умартага кайтарылган нектар сүлпән эшкәртелә. Чөнки кортлар Инәнең өлгермәгәнлеген сизеп ала һәм активлыкны түбәнәйтә. Яңа кәрәз әкеренрәк үстерелә башлый, ояларның летогын чит кортлардан саклау сизгерлекләре шактый ук йомшара төшә. Шуңа күрә андый чакта умартачы яшь инәсе әле чыгып өлгермәгән семьяга игътибарлы булырга, кирәксә, ярдәм оештырырга тиеш була. Талау кортлары килмәсен өчен летокны вакытлыча беразга кечерәйтү зыян итми. Яңа инә чыгып өлгерсә, кортлар моны шунда ук сизеп ала һәм семья яңадан җанлана башлый, активлыкны арттырып, эшне җитезләтә. Шулай итеп, Инә ярдәмендә бу яшь семьяның тормышы, яшәве һәм тынгысыз эше тукталмыйча дәвам итә.
Бал кортлары оядагы яшь Инәне тәрбияли башлый. Бер төркем сакчылар аны шунда ук озата йөри. Иң яхшы азыклар белән тукландыра, канатларын, өстен тазарта. Яшь кортлар инәгә йомырка салу өчен ячейкаларны әзерли. Стеналарын, эчке ягын әйбәтләп тазарталар. Шомартып, прополис белән сылый. Ячейкаларны дезинфекциялиләр.
Ягъни умартадагы Инә бал кортлары тормышында гаять мөһим һәм төп рольне уйный. Ансыз бал кортлары семьясының эшен күз алдына китереп булмый. Кортлар нектар җыймый, үрчем чыгармый.
Әгъдәл НИЗАЕВның "Умартачы буласың килсә" китабыннан.