Барлык яңалыклар
Киңәш базары
12 Май 2021, 11:35

Их, кырмыска, кырмыска!

Яз җитте. Алмагачлар чәчәк ата. Бакча кырмыскалары да алмагач кәүсәләре буйлап тыз-быз чабыша. Аларга каршы көрәшмәсәң, алма ашыйм, дип өметләнәсе юк. Кырмыскага каршы көрәшнең берничә юлы бар.

Ояларны казып алып, капчыкка тутырып, яланга илтеп бушатып була. Әмма ояның төбендә яшәгән ана исән кала, ул, йомырка салып, оя бераздан соң янә көчәеп китәчәк. Кемнәрдер оялардан калган чокырчыкларга сүндерелмәгән известь я кайнап торган су сала. Бу рәхимсезлек булып тоела. Әмма ояның бер өлешен яланга илтеп куйдыгыз бит, вөҗдан газабын кичермәссез, мөгаен.
Порошок сыман бор кислотасын куллану да шактый нәтиҗәле. Бор кислотасы кырмыскаларның эчке органнарын, хитин тышчасын зарарлый, исән калганнары үрчү сәләтен югалта. Кислота якынча 3 сәгатьтән тәэсир итә башлый, бу вакыт эчендә кырмыскалар агуны ояга алып килә, башка кырмыскаларны, кырмыска анасын да зарарларга өлгерә. Нәтиҗәдә, кырмыскаларның популяциясе әкренләп кимүгә бара. Бу ысул тараканнарга каршы да булыша.
Бер пакет (10 грамм) бор кислотасы порошогын (ул аптекаларда сатыла), пешкән бер йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы шикәр комы белән бутап, вак-вак шарчыклар әвәләп оя тирәсенә, йөргән юлларына куялар.
Я инде пешкән бер зур бәрәңге, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 3 пешкән йомырка сарысы, бер чәй кашыгы бор кислотасы порошогы алына.
Бор кислотасы -- ни дисәң дә, агу. Аның белән эшләгәндә перчатка кияргә, аннары кулларны сабын белән юарга кирәк. Бакчада кечкенә балалар һәм йорт хайваннары булганда, бор кислоталы шарчыкларны яшереп, каплапбрак куялар.
Кырмыскаларның агач кәүсәләрендәге юлына чик ясарга мөмкин. Ягни кәүсәгә зарар китермәү өчен, җилемле ягын тышта калдырып, маляр скотч беркетәбез. Скотчка тычкан-күселәргә каршы кулланыла торган җилемне әйләндереп сөртеп чыгабыз. Бу җилем хуҗалык кибетләрендә сатыла һәм бик озак кипмичә саклана.
Читайте нас: