Үзем, блокнотыма карап, кайсы умартаны нинди урынга илтеп куярга күрсәтеп торам. Ояларны тышка, ачыклыкка чыгарганда башта беренче каттагылар, урыннарына илтеп урнаштырыла. Анда беткәч, икенче каттагылар алына. Өске каттагылар тик иң соңыннан гына кузгатыла. Умартачы өске кат киштәләргә көчсезрәк гаиләләрне урнаштыра. Анысы көз җылыга керткәндә искә алынырга тиеш. Чыгарганда соңыннан гына кузгатыла.
Без һәр елны кортларны чыгарыр алдыннан карны иртәрәк кузгаткалыйбыз. Бу эшләрне балалар яки туганнар башкара. Беренче көннән үк умарталыкка дүрт-биш чиләк су сыешлы савыт урнаштырам. Ун литр суга биш-ун грамм исәбеннән тоз салына. Сусаган кортлар шунда ук эчергечкә килә. Савыттан җәй буена су өзелми. Беткән очракларда өсти торабыз. Кайберәүләр кортларның колонка суын эчмәвен исбатларга тырышалар. Мин исә кортларның колонка суын да әйбәт алуын әллә кайчан исбатладым. Әллә кайларга барып, елга, саз суы эзләмиләр, мин куйган урыннан караңгы төшкәнче ташый бирәләр.
Умарталарны кояшлы көнне күләгәдә 8-10 градус җылы булганда, гадәттә, иртәнге яктарак, сәгать 10-11ләр тирәсендә чыгарабыз. Урыннарына урнаштыргач, кортларның ничек очыш ясавын игътибар белән күзәтеп торабыз. Мин кичке якта чыгарып куеп, икенче көнне генә очыш ясатырга әзерләүне мактамыйм. Кайберәүләр шулай итә. Кичтән чыгаргач, кортлар бу көнне чыгып оча алмый. Ләкин иртәгәне көтеп, тик тормый, барыбер алар шунда йөри башлый. Күтәреп йөрткәндә умарта селкенгәләгәндә кузгалып, леток тишеге янына килә һәм чыгарга урын эзли. Тишек тапса, чыгалар да. Эче тулган җан иясе нишләсен, иртәгәне көтеп тормый.
Барлык умарталарны урнаштыргач кына, башта чыкканнарын аралап, ача башларга кирәк. Кортлар ялгышып, икенчеләренә кермәсен өчен бер-берсеннән читтәрәк булганнары ачыла. Летоктан озаграк чыкмый торсалар, шунда ук борчылырга ярамый. Үзләре күренә башлаганчы сабырлык белән көтәргә кирәк. Тимерчыбык ярдәмендә леток тишеген үлгән кортлардан сак кына тазарт. Алай да күренми торсалар, шланг белән тыңлап карыйлар. Һаман да гөжләгәннәрен ишетмәсәгез, әкрен генә суккалагыз. Тавыш ишетелсә, димәк, бу умартагызда корт гаиләсе башкаларына караганда яхшырак яшәгән, түзәрлек булган дигән сүз. Монысы хәтта, икенче көнне генә очыш ясап, тазарынырга ихтимал. Шуннан соң гына, көн җылы булган очракта, ачып аңа күз салалар.
Эче ныклап тулганнар исә умарта летокларын ачу белән үк тизрәк тышка ашыга, эчләре китеп, умарта стеналарын пычрата. Соңрак аларга ярдәм күрсәтергә була. Андый корт гаиләләрен дару белән дәвалыйлар. Тик һава температурасының бераз күтәрелүен көтәргә кирәк. Эчен карыйм әле дип умарталарны салкында ачып, яшь үрчемне чирләтүчеләр дә бар. Аннан аскосфероз авыруы башлана.
Умарталарны тышка чыгарып урнаштырган көнне үк эчтәге кортларны күрергә, рамнарны кузгатып, үрчемнәрне тикшерергә ашыкмыйбыз. Тышта һава температурасының 18-20 градуска күтәрелүен көтәбез. Тик шуннан соң гына ояларны тазартабыз, яңа кәрәзле рамнар бирәбез. Ояларындагы азыклары бетүеннән курыкмыйбыз, чөнки көздән кышкылык азыкны җитәрлек сыйфатлыларын гына калдырабыз.