Барлык яңалыклар
Киңәш базары
7 апрель 2021, 11:25

Әгъдәл НИЗАЕВ. Умартачыга киңәшләр (1)

Апрель аенда умарталарны ничек карарга?

Апрельдә умарталар тышка чыгарып урнаштырыла торган урыннарны алдан карап, кардан чистартып куялар. Кар калын яткан елларда бераз утын көлен сипкәләргә мөмкин. Көл сибелгән кар тизрәк эри. Вак ком сибүчеләр дә бар. Нык янган, вакланып торган тирес чәчсәң дә, карны тизрәк эретә.
Һәр елны диярлек, апрель аеның беренче яртысында кортларны җәйләү урыннарына чыгарабыз. Күләгәгә урнаштырылган термометр 8-10 градус җылылыкны күрсәтә икән, кояш нурлары төшкән урында җылылык аннан бик күпкә артып китә. Менә шунда инде умартачыга җаваплы чор башлана. Кышлату урыннарында биш-алты ай буена эчәкләрен азык белән тутырып, аны кая илтергә белмәгән һәм тышка, саф һавага түземсезлек белән омтылган бал кортлары гаиләләрен бакчаларга урнаштыру чарасын күрергә әзерләнә.
Умарталарны чыгарганда каеш һәм агачлар яки тимердән ясалган носилкалар куллану яхшы. Алай умарта тигезрәк йөри. Ике кеше ике яктан күтәргәндә, кайвакыт, күкрәк белән ялгыш этеп, капкачны яки капкач астындагы тартманы кузгаталар да кортлар чыга башлый. Менә китә ыгы-зыгы. Чыгарыр алдыннан умарта белән капкачны нык кына бәйләп кую да зыян итмәс.
Мин эш вакытында, умарталарны чыгарганда, шулай ук омшаникка керткәндә артык бәргәләнмәгән, тынычрак һәм бик ашыкмый торган танышларымны, дусларымны чакырам. Мөмкин булганда үткән елларда шундый эштә катнашканнарга әйтергә тырышам. Бу эштә бер ярдәмләшкән кеше, умарта күчергәндә ничегрәк тотынырга икәнен алдан ук белеп тора. Кортлар белән эш иткәндә тынычлык саклау – иң мөһим таләпләрнең берсе.
Корт ояларын кулга тотканнан алып урынына куйганчы төгәл булырга кирәк. Кычкырып сөйләшсәң, сәбәбе килеп чыгып, каты сүгенеп алсаң, кортлар шунда ук сизенә. Аннан борчыла башлый. Тышка чыгарга тишек, ачык урыннар эзли, гөжли һәм иптәшләрен дә чакыра. Умартаны күтәреп барганда корт чагуыннан куркып, носилканы ташлап китеп баручыны да күргән бар.
Эш башлар алдыннан һәрвакыт киңәшләремне бирәм. Шаян сүзләр белән алдан ук сөйләшеп алабыз, егетләрне тынычландырмыйча булмый. Корт чыгардай тишекләрне үзем яхшылап томалыйм. Мондый чакларда леток беразга ябылып торса да һава аларга җитәрлек була. Капкачлары яхшы итеп ябылганмы, башка урыннарыннан эчтәге кортлар чыгарлык түгелме? Шуны тикшерәм.
Бер-ике корт оя түбәсендә дә, летокта да, стена тышында да күренергә мөмкин. Алар кешеләр омшаникка эш белән кереп-чыгып йөри башлаганда ук, ни булачагын алдан сизенеп тора.Тик андый адашкан кортларда тыныч кына эшләгән кешене чагу уе юктыр. Киңәшем шул: алар шунда йөри бирсен, син үз эшеңне дәвам итә тор. Умарталарны көз җылы урыннарга керткәндә дә, яз җитүгә чыгарганда да ашыкмаска, ишекнең як-ягына тидереп, тавыш чыгармаска гына кирәк.
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: